Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Каналга төшкән «Мерседес»ка бозлы су тиз тулды»: коточкыч юл һәлакәте (видео)

Әни белән кызның гомере өзелгән.

Петербургта юл һәлакәтеннән соң каналга төшеп киткән машинада хатын-кыз белән аның баласы үлгән. Алар күптән түгел генә кызның 14 яшьлеген бәйрәм иткән булганнар. 

Әни белән кызның гомере 18 гыйнварда өзелә. 37 яшьлек хатынның «Мерседес» машинасына «Шкода» машинасы бәрелә. Авариядән соң «Мерседес» борылып баса, аннары кисәк кенә канал яр буена таба китә, койманы бәреп, суга төшә. Машина салонына тиз арада бозлы су тула.

Әнисе дә, кызы да иминлек каешын эләктергән, шуңа күрә тиз арада аңлашмый да калалар. Кызганычка, аларны ярдәмгә килгән шаһитлар да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә, табиблар да коткара алмый.

Мәрхүмә хатын психология һәм педагогика факультетын тәмамлаган. Төркемдәшләре аның дипломы иң яхшысы дип табылганын искә төшерә. Аны мәрхәмәтле кеше иде, диләр. Хатын Петербургта яшәүче эшмәкәргә кияүгә чыга, 2 балалары – улы һәм кызы бар.

Социаль челтәр кулланучылар «Мерседес» каналда батуга аптырый. Стресс фонында хатын тормоз белән газ педален бутагандыр, диләр.

Әлеге эш буенча «Шкода» йөртүчесе гаепләнүче булып билгеләнгән. Тикшерү версиясе буенча, ул төп юлдан баручы «Мерседес»ка юл бирмәгән. «Шкода» йөртүче ир-ат чатта светофор эшләмәү, регулировщик булмау сәбәпле, аңламый кала, диелә хәбәрдә.

Интертат

Фото: https://vk.com/mchs_st.peterburg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев