Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Камил Сәмигуллин: «Без әлегә мәктәптә балаларга дин укытуга әзер түгел»

Сайлау алды кампаниясе алдыннан Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчетендә ТР мөфтие Камил Сәмигуллин булып китте. Социаль челтәрдәге подписчикларымның соңгы елларда безнең шәһәргә кызыксыну артуы турындагы фикерләре белән килешәм.

Камил хәзрәт кереш сүзендә сос­тавына Яшел Үзән мөхтәсибәте дә кергән, көньяк-көнбатыш казыяте имамнарына, хәнәфи мәсхәбе өйрәнүнең мөһимлеге турында әйтеп узды.
- Күп мөселманнар Коръән һәм хәдисләрне белсәң, шул җиткән диеп уйлый, - дип сөйли мөфти. - Һәм хәдисләрне белсәк тә, һәрвакытта да аларның иң ышанычлысына нигезләнмибез.
Исламның төп биш баскычының берсе - намаз турында да күп әйтелде. Шулай ук Камил хәзрәт залда утыручыларны тәсбих тарту һәм никах тәртибен аңлатуда килеп чыккан каршылыкларны мисал итеп китереп, төрле ялгышлардан сакланырга һәм дин нигезендә конфликтлар булмаган җәмгыятьтә дус, тату булып яшәргә өндәде.
Вәгазьдән соң мөфти безнең имамнарга Рәхмәт хатлары тапшырды, аннан мөфтигә сораулар яңгырады. Сораулар мөселман гаиләләрендә никах, аерылышу, корбан чалу, шулай ук безнең мәктәпләрдә укытылмаучы дин дәресләре турында иде.
- Без әлегә республикабызның гимназия, мәктәпләрендә дин дәресләре укытуга әзер түгел. Әлеге төшенчәгә күп факторлар керә - бу мәгариф системасы, кадрлар сәясәте, һәм җәмгыять тулаем, - дип аңлатты Камил хәзрәт.
Имамнар белән очрашуда катнашкан район башлыгы Александр Тыгин йомгаклау сүзендә үз фикерен җиткерде:
- Әгәр дә без дөньяви мәктәпләрдә балаларыбызга дин дәресләрен өйрәтә алмыйбыз икән, без мәдрәсә төзергә тиеш. Җир бар, теләүчеләрнең булуы һәм мөфтинең ярдәме кирәк. Мин тирән ышаныч белән әйтә алам: мәчет һәм башка дини гыйбадәтханә кешеләрне яхшы гамәлләр генә кылырга өндәп торучы матурлык һәм игелек урыны булырга тиеш.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев