Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Камал театры янында җир астына кыз убылып төшүнең сәбәбе билгеле

Камал театрыннан ерак түгел җәяүле кичү янында җир убылу грунт утырту аркасында килеп чыккан.

Элегрәк әйтелгән фикергә карамастан, бу коллекторның торышы белән бәйле түгел, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

"Убылган урын янындагы коллектор төзек хәлдә һәм бернинди зарарланулар да юк. Су баскан һәм юылган урыннар юк. Ягъни сәбәп коллекторда түгел", - дип ассызыклыйлар мэриядә.

Бу урында канализация челтәрләренең сак зонасы уза, шуңа күрә торгызу эшләре вакытында, торбаүткәргечләргә зыян китермәс өчен, буиредә "Водоканал" бригадалары эшли.

Хәзер участокта чокырлы территория әйләндереп алынган, 15 кешедән торган эшчеләр бригадасы төзекләндерү белән мәшгуль. Грунтның китү сәбәбен ачыклау өчен, эшләр махсус техника ярдәмендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев