Яки ЮХИДИ инспекторы «шкурасында» бер көн. Яшел Үзәндә узган атнада, «Журналист һөнәрен алыштыра» исеме астында, Татарстан эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) тарафыннан оештырылган акция старт алды. Берничә көн дәвамында, безнең газетабызны укучыларга сөйләр өчен, журналистларыбыз ЭЭМ белгечлекләре белән тирәнтен танышты.
Миңа - юлларда иминлек сакчысы һөнәрен үзләштерергә туры килде. Беренче карашка, безгә, гади кешеләргә, ЮХИДИ инспекторы булуның бер авырлыгы да юк кебек. Бер дә харап инде, торалар имеш юл кырыенда, кагыйдәләрне бозучыларны туктатып беркетмә төзегән булалар... Ә чынлыкта бер дә без уйлаганча җиңел генә түгел икән шул!
.jpg)
Эш башланыр алдыннан, дежур пост хезмәте инспекторы - полиция лейтенанты Илшат Фәйзуллин миңа күрсәтмәләр бирде, инструкция белән таныштырды. Ә инспектор Руслан Сафиуллин минем өчен чын мәгънәсендә укытучы, чит илдәгечә әйтсәк, гуру булды. Сүз уңаеннан: мин беркетелгән ПА610, Яшел Үзән районы буенча иң шәп ЮХИДИ экипажы санала! Без Руслан белән эшне аклы-каралы таяк (жезл) белән идарә итү буенча мастер-класстан башладык. Чөнки, беренче ике машина минем куллар ясаган ишарәләрне нәрсәгә дә санамыйча, яныбыздан «сызгырып» узып китте. Алга таба тагын да гаҗәпләндерерлек хәлләр булды. Ниндидер могҗиза белән, полиция лейтенанты Руслан Сафиуллинның, өч секунд эчендә автомобиль йөртүченең иминлек каешы эләктерелгәнме - юкмы, арткы утыргычта балалар бармы, машинаның чәчрәвектән саклавычы (брызговик) урынындамы, җәяүле юлга басканчы транспорт «зебраны» чыгып өлгердеме һәм башка шундый вак детальләрне әллә кайдан күреп алуына тагын бер кат исем китте. Минем тәҗрибә юклыгы нык сиздерде, чөнки мин әлеге кагыйдә бозуларны бөтенләй күреп тә өлгермәдем. Шулай да, берникадәр вакыттан соң минем таяк күрсәтүе буенча да автомобильләр күндәм генә юл кырыена чыгып туктый башлады. Эшлекле кыяфәт белән аларның документларын һәм багажникларын тикшердем.
Гомумән, төрле һәм кызыклы кешеләр белән аралашуларга бай булган әлеге эш көнемнән мин канәгать калдым. Чын күңелемнән, түземлекләре, өйрәтүләре, һәм «юлга» икенче күзлектән карарга мөмкинлек бирүләре өчен, үз һөнәрләренең осталары - ПА610 экипажына рәхмәтемне җиткерәм!
P.S.: Хөрмәтле машина йөртүчеләр! ЮХИДИ инспекторлары - «менә дигән» шәп һәм җаваплы егетләр. Алар булмаса, илебез юлларында беребезгә дә кирәк булмаган, якыннарыбызны хәсрәтләргә салырлык хаос һәм башбаштаклык хөкем сөрер иде. Шуңа күрә сезне, үзегез үк бозган закон өчен штраф салганнарына каһәрләмичә, юлларда тәртип саклаучыларга карата карашыгызны үзгәртеп, аларның бары вазифаларын җиренә җиткереп башкаручылар буларак, хөрмәт итәргә өндәр идем.
Илсөя Завилейская
Алия Гаязова фотолары.
Нет комментариев