Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиноволы акчасын арттырам дип, 800 мең сумын ялганчыларга күчергән

Һаман да шул бер балык башы

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә 35 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итеп, алдану очрагы турында хәбәр итә. Ул нвестицияләр юлы белән акча эшләргә карар кылуы, Интернет челтәрендә тиеш­ле инвестиция компаниясен табуы һәм аларның сайтында гариза калдыруы турында сөйли.

Берникадәр вакыттан соң аның белән трейдер элемтәгә керә, ул барлык шартларны һәм платформаның ничек эшләвен аңлата. Алар тәкъдим иткән кушымтаны урнаштыр­гач, әлеге ир шәхси кабинетына акча кертә башлый. Аннары менеджер хәбәр иткәнчә, табышны арттыру өчен зур сумма акча кертергә кирәк була. Бу ирнең аның кадәр күләмдә акчасы булмагач, ул берничә кредит рәсмиләштерергә карар итә. Алган заем акчаларын тәкъдим ителгән инвестицияләргә кертә. Гомумән алганда, осиноволы 800 мең сумга якын акча инвестицияли, әмма аны кире чыгара гына алмый.
Соңрак, интернеттагы отзывларны карап чыга һәм ул үзенең аферистлар кармагына эләккәнен аңлый. Нәтиҗәдә, шактый гына акчасын югалткан иргә полициягә мөрәҗәгать итәргә генә кала.

Әлеге факт буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерүләр бүлеге РФ ҖКның 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгата.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьне ачуга юнәлдерелгән оператив чаралар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев