Каюм Насыйриның хатларында да игелеклелек ята
Күренекле татар мәгърифәтчесе, тел галиме, фольклорчы һәм гомумән галим-энциклопедист Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу көннәрендә, аның күпкырлы эшчәнлеге һәм нәселе белән кызыксыну тагын да артты.
Каюм Насыйриның 1845 елдан башлап якыннарына, шул чорның күренекле галимнәренә һәм замандашларына язган хатларының күп кенә төп нөсхәләре сакланып калган. Аларның күпчелек өлеше әти-әнисенә һәм туганнарына юллана. Хатларның эчтәлеген, нигездә, хәл-әхвәл белешү, көнкүреш мәсьәләләре, Казанда яшәүче туган-тумачаларының хәлләре һәм башка хәбәрләр тәшкил итә.
Каюм Насыйриның әтисе − Габденнасыйр Хөсәенов 1786 елда Югары Шырдан авылында туа, 1872 елның 18 мартында вафат була. Югары Шырдан мәхәлләсенә имам итеп куелыр алдыннан, 1812 елда Сәлим кызы Фатыйма (1798−1867) белән никахлаша. Габденнасыйр белән Фатыйма Хөсәеновлар биш угыл һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр: Габделхәй, Бибиҗәмилә, Габделкаюм (Каюм Насыйри), Габделгани, Габделвәли, Габделкави. Габденнасыйр Хөсәенов балаларын үзе укыта. Эшмәкәрлеккә сәләтле улларын – сәүдәгәрлеккә, белемгә һәвәсләрен укуларын дәвам итүгә юнәлтә. Г. Хөсәенов вафаты алдыннан: «Угъланнар, миннән соң, олыгыз – олы, кечегез – кече булсын» дигән васыять сүзләре әйтеп калдыра, балаларының бер-берсенә терәк булып, мул тормышта яшәүләрен тели. Хатларыннан күренгәнчә, Габденнасыйр белән Фатыйманың балалары үзара тату һәм аралашып, бер-берсенә һәм әти-әниләренә матди ярдәм күрсәтеп яшәгән.
Хатларның күпчелеге хәзерге вакытта Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Шәрекъ бүлекчәсендә, ТР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана. Бу китапханәдәге һәм Язма мирас үзәгендәге хатларның күп өлеше филология фәннәре докторы Р.Ф.Исламов әзерләп бастырган «Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык»та (2017) гамәлдәге татар графикасында урнаштырылган. Шушы җыентыктан әти-әнисенә һәм абыйсы Габделхәйгә, энесе Габделкавига язган хатлардан берничәсен укучыга тәкъдим итәбез.
Каюм Насыйриның әтисе һәм әнисенә язган хат.
«Бисмиллаһир-р-рахмани-р-рәхим.
Гыйззәтле әткәмезгә һәм әнкәмезгә күп дога вә сәлам бәгъдендә мин, әлхәмдүлиЛлаһ, сәламәт кенә. Абзыйдан үктәбер унбишеннән бирле хат юк. Әрҗә ясатырга кушып хат язган иде һәм әрҗә өчен Япиевләрдән илле тәңкә акча алырга кушкан иде, әмма ул нимәсен аны һәм алганым юк. Үзем үктәбер 17ндә, 24ндә, 31ндә хат салдым, берсенә дә җавап алганым юк. Мортаза каенагасына хат язган: чана юлы төшкәч кайтабыз, дип. Хәер, мин аңа ышанмыймын. Әмма абзый үзе кәпитал ник бер хат язмый. Әллә ул кәманыннан кайтты микән. Беләдер ләбаса акчасыз эш булмайдыр.
Вә һәм абзый акчасы берлән алып йибәрдем әнкәйгә читек.
Башка ят хәбәр юк.
Дога таләп итүче вәләдеңез Габделкаюм.
1860та 24 нуябер».
Каюм Насыйриның әнисе һәм энесе Габделкавига язган хат.
«Гыйззәтле әнкәмезгә вә Кавига күп-күп дога вә сәламнәремез бәгъдендә безләр, әлхәмделиллаһ, сыйххәт вә сәламәтләрмез. Шәһәр халкы, ягъни кардәш-ыруг сыйххәт вә сәламәтләр. Үлем, әлхәмдүлиЛлаһ, басылып торыладыр. Ләкин бик зур пожарлар булудан хәвефләнеп торалар. Кинә әткәйләр Макарьяда булса кирәк, хәбәрләре юк, белмәймен, сезгә булса. Вә һәм җибәрдем ике лимун кадәри халь, кабул итәрсез.
Догагүй догачуй әл-фәкыйрь Габделкаюм вәләде мелла Габденнасыйр.
Аугуст 17ндә 1848 сәнәдә.
Каюм Насыйриның абыйсы Габделхәйгә язган хаты.
«Бисмиллаһи-р-рахмани-р-рәхим.
Гыйззәтле абзыйга вә җиңгәйгә күп ихласлы дога вә сәламләребез бәгъдендә үзем, әлхәмделиллаһ, сәламәт. Үктәбер 3ндә үзем Мөхәммәтҗан абзый берлән бер хат вә һәм 16нда бер хат вә 19нда капитанса берлән бер хат язган идем. 6нда язган хатыңнан башка хат алганым, ун мең әрҗәләп салган идем Белегнов контурына капитансасын һәм үзеңә йибәрдем. Әрҗәләрне алгач бер хат язарсың алдым дип. Бик озак бармаса ярар иде. Срок белән алмады. Галиләр, Фазыллар акчага бик аптыраган. Үзеңнән көн бә көн хат көтәмен.
Ят хәбәр юк. Ләкин халык бик ябык. Зарланмаган кеше юк. Нәрсә кыйбат, ике бәя. Арыш икмәге кадагы 6 тиен, 7 тиен, ягъни ике [...]вә башкалары» моңар кыяс [тиң]. Хәер май бераз төшкән диләр. Чәй, шикәр бер чамада тора. Тунны әрҗәләр белән йибәрдем. Камзул, бишмәт, бүрек, итек − һәммәсе әзер. Белмәймен ничек йибәрергә. Ишчутын икенче хатта йибәрермен.
Үзеңнән ни хәбәр чыкар. Хат алгач янә бер хат язармын.
Әд-дагый Габделкаюм Габденнасыйр мелла угылы.
Үктәбер 29ында 1859 сәнә».
Фәридә Камальтдинова.
ТР ФАнең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре.
Фото: kpfu.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев