Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кайсы очракларда пенсионерлар эшсезлек буенча пособие алырга мөмкин

Эшләүче пенсионерның, теләсә кайсы ялланган хезмәткәр кебек үк, эшен югалтуы ихтимал – моның сәбәбе эштән китү яки башка булырга мөмкин.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Пенсионерларның мондый хәлләрдә эшсезлек буенча түләүләр алу хокукы бармы. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Яше буенча яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучы татарстанлылар гамәлдәге нормалар нигезендә эшсез дип таныла алмый. Алар эш эзләүдә ярдәм итү өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы, әмма эшсезлек буенча пособиегә исәп тота алмыйлар.

Шул ук вакытта, искәрмә дә каралган. Әгәр пенсионер оешма ябылу яки хезмәткәрләр саны кыскартылу сәбәпле эштән җибәрелсә һәм шуннан соң 14 көн эчендә мәшгульлек үзәгенә гариза бирсә, аңа компенсация түләүләре каралган. Өч ай дәвамында ул элеккеге эш урынындагы уртача керемгә тигез күләмдә акча алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев