Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кайбыч районында улын мопедта йөрткән өчен ата кешене хөкем итәчәкләр

Татарстанның Кайбыч районында яшәүче ир-атка карата җинаять эше каралган.

Фото: редакция архивыннан

Тикшерү мәгълүматларына караганда, ул 13 яшьлек улына мопед сатып алган һәм, баланың транспорт белән идарә итү хокукы булмаса да, аңа мопедта йөрергә рөхсәт иткән.

2025 елның җәендә үсмер бер торак пунктта мопедта йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм берьюлы ике автомобиль белән бәрелешкән, шул исәптән берсе – «КАМАЗ». Нәтиҗәдә, малай авыр тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әти кешегә карата «Балигъ булмаган баланы аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» маддәсе буенча кузгатылган эш судка тапшырылган. Хәзер аңа хөкем чыгарылачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев