Кафе директоры үзен салым инспекторы дип әйткән мошенникка ярарга тырышып, 32 мең сум акчасыннан колак каккан.
Көндезге унберләр тирәсендә кафега бер егет кереп, сакта торучы хезмәткәргә директорга бирү өчен записка калдыра. Анда Мәскәү тикшерүчеләре белән килгән салым инспекторына обед әзерләргә кушылган була. Директор шундый зур кешеләр киләсен белгәч күрсәтелгән телефон буенча шалтырата. Үзен Олег Олегович дип таныткан ир бу визитка яхшылап әзерләнергә, коньякның кыйммәтлесен әзерләргә кирәклеген аңлата. Ялган инспектор әйткәннәргә ышанып, кафе директоры кибеттән 4600 сумлык коньяк алып кайта. Әмма мошенниклар моның белән тынычланмый әле. Ялган инспектор вакыт юклыкка сылтап, тикшерүчеләрнең телефонына акча күчерүне, ә акчаны обедка килгәч кайтарып бирәчәген белдерә. Хатын бернидән дә шикләнмичә якындагы терминалдан диктовка астында мошенникларның алты телефонына 23 мең сум акча күчерә. Әмма обед һаман кичектерелеп тора. Олег Олегович һаман акча соравын дәвам итә. Директор тагын өч номерга 12 мең сум акча күчереп өлгерә.
Алданган эшмәкәр хатын акчасын кире кайтармакчы булып карый. Ул үз куллары белән күчергән 35 мең сумнан нибары 3 меңне генә кире кайтара ала. Зыян күрүчегә полициягә гариза язарга тгына кала.
Билгесез кешеләр белән финанс мөнәсәбәтләре урнаштырганчы башта аның законлы булу-булмавы белән кызыксынырга, киңәшләшергә кирәк.
Лилиана Куликова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев