Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каенатамнан бала таптым

Хөрмәтле, «Хат килде» рубрикасын яратып укучыларыбыз, сезгә бүген киңәш сорап язган хатлар тәкъдим итәбез. Әгәр дә аларга әйтер сүзләрегез булса, үз фикерегезне җиткерәсегез килсә, 5-68-03 номерына шалтыратыгыз. Без аларны «Әйтәм әле»гә язып, киңәш сораучылар игътибарына җиткерербез.

Исәнмесез! Мин дэ язып карарга булдым эле сезгэ.

Минем бер таныш хатыным, рус милләтеннән, менә нәрсә сөйләде: «...Мин кияүгә иртә чыктым. Ирем хәрби кеше. Бик еш кына командировкаларда була. Озак еллар балага уза алмадым. Без ирем белэн кайнаталар янында яшәдек. Бервакыт минеке дә китте, кайнанам да санаторийга юл тотты. Кайнатам хәрби кеше - полковник. Эле бик карт та тугел, төз гәүдәле, чәченә чал керә башлаган чибәр генә ир. Аның миңа ничектер сәер карап йөргәнен сизгәләдем. Бик былы сүзләр әйтә иде. Хезмәтеннән кайтканда миңа чәчәкләр, конфетлар да алып кайткалады. Бер көнне кич белән мин тәрәзә янында, кояш баткан мизгелне карап, сокланып тора идем, арттан «кемдер» килеп, сак кына иңемә кулын салды. Мин нәрсә булганын абайлап та өлгермәдем, аның иреннәре минекенә кушылды. Әлбәттә, бу минем каенатам иде. Мин шашынып аның белән үбешергә тотындым һәм без калтырашып, диванга егылдык. Моның кадәр татлы, аңны югалтырлык ләззәт булганын белми идем.

Купмедер вакыттан соң йөкле булганымны сиздем һәм аңа әйттем. Ул аптырап калды. Ничек кулай күрәсең, шулай эшлә, диде. Минем яктан ярдәм һәм яклау һәрвакытта да булыр, диеп өстәде. Вакыт үткәч, малаем туды.  Иремнең сөенгәннәрен белсәгез иде! Каената да бик жылы кабул итте бар хәлне дә. Менә берничә ел үтеп китте. Малаем «бабаена-әтисенә» бик тә охшаган. Мине хәзер бер сорау борчый: иремә барысын да сөйләп бирергәме, әллә ничек булса - шулай калсынмы?»

Хөрмәтле райондашлар, минем бу мөрәҗәгатемә битараф калмассыз дип ышанам. Киңәшләрегезне газетадан укып, аңа җиткерәчәкмен. Ул бик бәргәләнә, үзен ике ут арасында кебек хис итә. Минемчә, ничек бар – шулай калдырып, тыныч кына яшәсә яхшырактыр кебек. Нигә хәзер ике гаиләне җимерергә? 

Исемемне язып тормыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев