Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Каенанамның нинди икәнен авырып киткәч кенә аңладым

Мин кияүгә чыкканнан бирле каенанам мине яратмый дип уйлап яшәдем. Юк, бәйләнмәде, шелтәләмәде, кимсетмәде — алай уйларлык сәбәп тә юк кебек. Әмма үз итү җылысын тоймадым.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Барып керсәк, исәнләшә, коры гына һәм тиз генә кочаклап ала, «Хәлләр ничек?» дип сорап куя. Әмма йөрәге белән түгел, ә шулай булырга тиеш булганга гына кебек. Ул аз сүзле. Бик тә аз. Өстәл артында бер сәгать утырсак, өч җөмлә әйтергә мөмкин. Бик сирәк елмая да. Ә мин аның киресе: сөйләшергә, аралашырга яратам, эчемдәгесен тышымда тотам. Шуңа күрә миңа каенанам белән уңайсыз иде. Начар түгел, ә нәкъ менә уңайсыз.

Иремә дә йөз тапкыр әйттем:
— Ул мине баштан ук ошатмады, шуңа күрә миңа шундый мөнәсәбәттә, — дидем.
Ә ирем көлә генә:
— Минем әни үзе шундый коры кеше. Ә күңеле әйбәт аның, — ди.
Ике ел бит инде өйләнешкәнебезгә. Ә ул һаман миңа ачык түгел.
Ә менә күптән түгел генә аның чынлап та яхшы күңелле кеше булуын аңладым.
Бер ялда ул безне үзенә чакырды.
— Эшләр бар, антресольләргә ревизия ясарга кирәк. Бергәләп чистартыйк әле шуларны. Җомга эштән соң ук килегез, ялларны бездә уздырырсыз, кунак булырсыз, — диде.
Минем, әлбәттә, кәеф төште инде. Үзеңне яратмаган кеше янына бик барасы килми шул, җитмәсә ике көнгә.
Бардык. Кичке ашны ашадык та (әни үзе бик тәмле пешерә), бераз утырып торгач, йокларга яттык.
Һәм төнлә мин калтыранып-туңып уяндым. Температурам күтәрелгән иде. Эссе көннәрдә эштә көне буе кондиционер кабынган килеш торды, шуның «файдасы» тигән күрәсең.
Яңадан йоклап китәргә тырышып карадым, барып чыкмады: баш чатный, эчәсе килә. Иремне уятасым килмәде, ял итсен, дидем. Таңгы бишкә кадәр түзеп яттым да, торып, ваннага юл алдым.
Күзем кухняга төште. Анда ут янып тора иде.
Каенанам да мине күрде:
— Ни булды? — дип сорады.
— Хәлем начар, температура күтәрелде ахрысы, — дидем.
Ул кулы белән маңгаемны тотып карады да:
— Югары. Утыр, — диде.
Гомере буе хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан чын медик ул безнең. Аннары градусник сузды. Чынлап та, 38,2 иде.
Температурадан дару бирде, җылы су салып китерде. Аннары лимон һәм имбирь кушып чәй ясады.
— Кечкенә йотымлап кына эч, — диде.
Мин эчтем, ә ул каршымда утырды.
— Бар, кереп ят. Ярты сәгатьтән мин сиңа тагын чәй алып килермен, — диде.
Мин аны тыңладым, әлбәттә. Шыпырт кына ирем янына кереп яттым. Дару тәэсир итте, туңдырмый башлады, йокымсырап киттем.
Әнинең әкрен генә бүлмәгә керүеннән уяндым. Аның кулында поднос, ә анда бокал, тәлинкә һәм ниндидер дару төймәсе иде.
— Мә, эчеп җибәр. Бу — витамин. Аннары температураңны тагын үлчәрсең. Хәлең җиңеләймәдеме? — диде.
Мин:
— Әйе, — дидем.
Безнең пышылдашудан ирем дә уянды.
Хәлне аңлаткач:
— Әйттем бит мин сиңа: әни сине бер көндә аякка бастыра, — дип тынычландырды.
Көне буе урында яттым. Әни әледән-әле кереп хәлемне белешеп торды, температурамны үлчәде, үләнле, җиләк-җимешле чәйләр, тавык шулпасы эчерде.
Һәм болар барысы да артык сүзләрсез, «кыска һәм ачык» рәвештә башкарылды.
Аның минем турында кайгыртуы сүзләрендә түгел, ә эшләрендә күренде.
Бернинди «ай, балакаем, бичаракаем» юк. Әмма аның һәр гамәлендә шулкадәр борчылу һәм кайгырту бар иде.
Мин шаккаттым.
Шул мизгелдә каенанамның чын йөзен күрдем. Ул бернинди дә явыз, усал кеше түгел икән. Ул мине дә ярата икән бит. Әнә ничек үз кызыдай тәрбияли!
Һәм аның боларны ихлас эшләве йөзенә чыккан иде. Сүзләр элеккечә аз, ә кайгыртучанлык — бик күп.
Температурам 37 градуска кадәр төште, торып йөри башладым. Әни анда да кереп:
— Артык геройланма, күбрәк ятып тор. Кухня өстәленә әзерләп куйган ризыкларны чыгып аша, көч җый, — диде.
Аннары:
— Антресольләрне без улым белән икәү генә чистартабыз. Син тузан сулап йөрмә, көч җый, — дип өстәде.
Мин аңа чын күңелемнән рәхмәтләр әйттем. Хәтта каенанама карата туган яңа, үзгә хисләрдән күңелем тулды.
Ирем дә, авызын ерып:
— Әйттем бит мин сиңа, әни нормальный кеше минем, — дип тора.
— Нормаль генә түгел, ул безнең классная! — дидем мин.
Якшәмбе көнне кич өйгә кайтырга җыенганда, ишек төбендә иремне дә, мине дә кочаклап озатты.Әмма мин бу юлы аның кочагын элекке кебек коры итеп түгел, ә бөтенләй башкача тойдым.
Гомумән, каенанамның чынлыкта нинди кеше булуын аңладым мин.
Үзем дә аны кочаклап, рәхмәт әйттем.
Әйе, каенанам тәмле телләнеп, күп сүз сөйли торган кеше түгел. Әмма таңгы биштә килененә лимонлы чәй ясап, тавык шулпасы пешерә торганнардан.
Аның яратуы сүзләрдә түгел, ә гамәлләрендә. Әнигә карашым да, мөнәсәбәтем дә тамырдан үзгәрде хәзер. Хөрмәтем тагын да артты. Элек ул курку катыш булса, хәзер — чын һәм ихлас. Менә шул.

Сәлам белән, Илүзә. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев