Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каенанам – икенче әни

Исәнмесез хөрмәтле редакция кызлары!

Каенаналарыннан зарланучылар, яратмаучылар һәм бөтенләй аралашмаучылар бар. Мин дә шундыйлардан идем дияргә була. Әмма тормыш аны миңа башка ягын ачты. Шуңа, әйтәсем килә, әллә нинди явыз каенананың да күңел читлегендә кайгыртучан ана яши.

Әле кияүгә чыкканчы ук ирләрнең усал аналары турында начар сүзләр укыганым, ишеткәнем булды. Аларның барысының да шундый булуына ышана идем. Шуңа күрә яраткан егетемнең әнисе Мансура апага шаккатмадым. «Властная», көчле ихтыярлы хатын бөтен гаиләсен үз кулында тота. Безнең шәһәрнеке, Казанга барып институтка укырга кергән, икенче курста укыганда кияүгә чыккан. Андый-мондый кешегә генә дә түгел, ә үзенең факультетында укытучы, унбиш яшькә өлкәнрәк иргә. Ә Шамил Шәһитович, дөресен генә әйт­кәндә, анасы белән яшәргә күнгән, тамыр җәйгән буйдак, өйләнеп откан гына. Әнисе үлеп киткән һәм Мансура пәйда булган. Яшь кыз тормышларын гына җайга салып калмаган, фатирларына ремонт та ясаган. Иренең блатлары буенча, акчаны да аңа караганда күбрәк эшли башлаган. Шулай гаилә эше барлыкка килгән.


Ул олы улы Маратның (минем яратканым) үзенә бөтенләй башка кыз табуы турында хыяллангандыр, ә бәлки әле аның үсеп җиткәнлеге турында уйламагандадыр. Мине бик салкын каршы алды. Өстән генә карады. Мин шунда, барлык каенаналарның бер төрле булуына тагын бер кат инандым.

Бар да көтмәгәндә килеп чыкты. Инде Марат белән танышып, өч айдан соң тест ике сызык күрсәтте. Шуңа күрә, мөнәсәбәтләребезне законлаштырырга карар кылынды. Мансура апа яңалыкны ишеткәч, барлык оештыру эшләрен үз өстенә алуын әйтте.
Һәр кыз туй, ак күлмәк турында хыяллана, кунак­лар чакыру, тегесе-монысы белән канатланып йөри. Тик минем гашыйклыгымны икеләнү алмаштырды. Маратның әти булырга, гаилә мәшәкатьләренә әле әзер түгеллеге шикләндерә башлады.

Туй күлмәгем дә каенанам теләгәне булды, мин сайлаганнардан ул йөз генә чөерде. Тик ул бик матур һәм килешле булып чыкты.
Туй мәҗлесендә кунак­ларның күпчелеге Маратның әти-әнисенең уртак дуслары иде. Һәм чыгымнарны алар каплады да. Минем яктан килгән әни белән әнинең апасы һәм бердәнбер ахирәтем шундый кешеләр арасында үзләрен уңайсыз хис итте. Әмма байлыкны һәм яңа туганнарның юмартлыкларын ошаттылар.

Ә менә мин ялгышуымны ачыграк аңладым. Бүләк ителгән конвертларны яңа пешкән ирем үзенә алды да, яңа машинага ярты сумма бар, ә җитмәгәнен ана капиталыннан алырга була, дип миңа күз кысты. Аңлыйсызмы? Мин йөкле, бала өчен әле берни алынмаган, аның әти-әнисе белән яшибез. Аның каравы яңа машина алыр­га җыенабыз! Әти-әнисе дә уллары яклы. Әлбәттә! Малайларына яңа уенчык кирәк!
Икенче тавыш, әни миңа яңа киемнәр алыр­га (булганына сыймый башладым) акча җибәргәч чыкты. Мин саклануда больницада ятканда ул акчаларны әни Марат картасына күчергән.

Минем яныма палатага яңа футболкадан һәм кыйммәтле кояшка каршы күзлектән килеп керде. Минем дә яңа киемнәр киясем килә, ә син миңа кычкырасың, саран, диде.


Иң мөһиме әле алда. Бөерләрем белән проблемалар килеп чыкты, шешенә башладым. Гел табиблар күзәтүендә булдым. Бер көнне кан китте һәм ашыгыч рәвештә кесерово ясарга туры килде. Бик каты курыктым һәм барысына да шалтыраттым. Әни шәһәргә тиз генә килеп җитә алмый, ә ирем дустының туган көнендә каты гына салган булып чыкты. Иң беренче дус кызым йөгереп килде. Тик ул нишли ала? Мораль яктан гына ярдәм итсә. Менә ул каенанама шалтыратып, минем соңгы арадагы хәлләр, туачак оныгы өчен куркыныч турында барысын да сөйләп бирде.


Каенанам ун минуттан минем янда иде инде. Яхшы белгечләрне чакыртырга мәҗбүр итте. Кыйммәтле дарулар өчен түләде. Операция авыр узды. Канны туктата алмадылар. Каенанам каяндыр донорлар табып, янымда утырырга кеше яллады. Ә ирем бу вакытта улының тәпиен юуын дәвам итте.
Бераз хәлләнгәч, мине өенә дә каенанам алып кайтты. Сатып алынган бала әйберләрен дә ул алып килде. Аның белән ничек үз әниемә караганда яхшырак аралаша башлавымны да сизми калдым. Чөнки әнигә кайтып китергә кирәк булды, эшли. Ә Мансура апа гел минем янымда булды. Акчасын да тапты, проблемаларны да хәл итте. Әкренләп ирем дә җаваплылыкны аңлый башлады.

Йокысыз төннәр һәм кичен урамга чыгып йөрү процессларына кушыла башлады. Тик теге вакытта каенанам янымда булмаса, без аерылышкан булыр идек. Ә бәлки әле тол да калган булыр иде. Мансура апа хәл итмәсә, минем бала табуым ничек тәмамланасы билгесез.

Хәзер мин аңардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Иң гаҗәпләндергәне – без бөтенләй әйткәләшмибез дә. Миңа калса, минем каенанам – уникаль кеше. Андыйга ихлас күңелдән «әни» дип әйтәсе килә. Мин аңа бик рәхмәтле, ә ул кул гына селти: «Мин искитәрлек әллә ни эшләмәдем, бары тик оныгымны һәм аның әнисен генә коткардым», – ди.

Кемнәрнең каенаналары усал, төбәлеберәк карагыз әле: юк-бар, вак-төяк әйткәләшүләрдән кала, начарлык эшлиме? Миңа калса, җитди проблемаларда һичшиксез ярдәм итәдер. Каенана белән дус яшәгәндә, гаиләдә дә тынычлык, ир белән мөнәсәбәтләр дә яхшы, күңел дә тыныч.

Сәлам белән, Миләүшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев