Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кадерле яшел үзәнлеләр! Ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән Шәһәр көне белән котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Быел без Яшел Үзәннең 85 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Ул суднолар ремонтлау остаханәсе булган кечкенә бистәдән төзекләндерелгән, заманча, тиз үсеш алган шәһәр дәрәҗәсенә үсеп җитте.

Без Яшел Үзәннең тарихы, традицияләре, ирешелгән уңышлары һәм төп байлыгы - эш сөючән, талантлы, максатчан, кунакчыл кешеләре белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Бүген кабат барлык яшел үзәнлеләргә шәһәрне торгызуда, үстерүдә зур өлеш керткәне, аның киләчәге хакына көндәлек хезмәте белән ярдәм иткәне, иҗтимагый тормышында актив катнашканы, йөрәгенең бер өлешен һәм күңел җылысын биргәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
85 яшь - бу инде тарих, ә алда яңа үрләр яулау, шәһәребез елъязмасында яңа битләр. Аның иртәгесе көне нинди булыр, монысы инде һәркемнең үзеннән тора.
Шушы бәйрәм көнендә барлык Яшел Үзән халкына нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, ә гүзәл шәһәребезгә Ватаныбыз өчен яңа уңышларга ирешүен һәм чәчәк атуын телим.
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев