Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле хатын-кызлар, «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистаховтан бәйрәм котлавын кабул итегез

Кадерле хатын-кызлар!

«Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Бу искиткеч язгы бәйрәм барлык хатын-кызларга тирән рәхмәт һәм ихтирам символы, сөйкемле ханымнарга үз хөрмәтләрен һәм эчкерсез соклануларын белдерү өчен тагын бер сәбәп. Сез – яраткан хатыннар, әниләр, апалар, кызлар, дуслар һәм хезмәттәшләр – тормышыбыз­ны шатлык һәм матурлык белән тутырасыз, дөньяны гармониялерәк һәм игелеклерәк итәсез. Сез безгә авыр минутларда булышасыз, уңышка илһам бирәсез һәм көнебезне мәгънәле итәсез.

Хәзерге хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән барлык өлкәләрдә дә уңышларга ирешә, шул ук вакытта назлы, сөйкемле булып кала, якыннарын кайгыртулары һәм яратулары белән җылыта ала. Бу безгә, киртәләргә карамастан, алга барырга һәм максатларга ирешергә көч бирә. Сез, сөйкемле хатын-кызлар, безнең тугры хезмәттәшләребез һәм зирәк дусларыбыз. Без сезнең тормыш оптимизмы, бетмәс энергия, эш һәм һөнәри казанышларны сөйкемлелек белән берләштерү осталыгыгызга сокланабыз. Сез – безнең илһам, гармония һәм тынычлык чыганагы. Сез янәшә булганда теләсә нинди кыенлыкларны җиңел генә җиңеп була!

Бу яз көнендә сезгә, кешелекнең гүзәл затлары, җылы котлау­лар, күңелгә үтеп керерлек мактаулы сүзләр һәм чын күңелдән танылулар мөмкин кадәр ешрак яңгырасын дип телибез. Тормышыгыз якты төсләр, елмаюлар, шатлык, якыннарыгызның кайгыртуы, яратуы, ышанычы белән тулсын. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, уңышлар, тынычлык һәм игелек телибез! Һәрвакыт сөеп, сөелеп яшәгез һәм бәхетле булыгыз!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев