Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле укучыларыбыз, Яңа ел белән сезне

Күп кенә журналистлар, мин дә искәрмә түгел, материалны чыгарыр алдыннан, җиткерәсе төп фикер турында озак уйлана.

Күп кенә журналистлар, мин дә искәрмә түгел, материалны чыгарыр алдыннан, җиткерәсе төп фикер турында озак уйлана. Һәм узган ел ахырында ук мин дә үз мөрәҗәгатемдә газетага язылу турында сөйләмәскә булдым – аны җыюдан арыганлык үзен нык сиздерде. Ләкин бүгенге горурлык хисләре белән дә уртак­лашмый булдыра алмыйм, чөнки без планны үтәп кенә калмадык, ә 120 укучыга арттык та!

Район масштабында аның никадәр күбрәк булуы турында озак фикер йөртергә мөмкин – мин аның ил күләмендә күпме булуын беләм, хәтта танылган федераль һәм республика басмаларының тиражы төшкәндә, без үстек.

Кадерлеләребез, безне сайлавыгыз өчен иң беренче булып сезгә рәхмәт белдерәм. Икенчедән, мин редакциянең барлык хезмәткәрләренә – журналистларга, версткалаучыларга, смм-белгечләргә, менеджерларга, хисапчыларга өзлексез, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерәм. Көн саен, ял яки бәйрәм көненә карамастан, без сезнең белән социаль челтәрләрдә, «Яшел Үзән» сайтында яңалыкларны беренчеләрдән булып укыйбыз. Журналистларыбыз авылларга чыгып, газета аша сезне җирле материаллар белән сөендерә. Без татар халкына хезмәт итәбез һәм сезнең дә яратуыгызны тоеп, ялкынланып, дәртләнеп эшлибез.


Бу яртыеллыкта сез яратып укый торган «Хат килде» һәм инде, әлбәттә, барчагыз да үз иткән, күңелендәгесен бушаткан «Әйтәм әле» сәхифәсен калдырырга булдык. Алга таба да барлык хисләрегезне, дәгъ­валарыгызны, рәхмәтләрегезне бастырып чыгаруны дәвам итәчәкбез.

Шулай ук яңа сәхифәләр дә тәкъдим ителәчәк: «Синдә минем иң элек кылган догам» – ул якташларына рухи кыйммәтләр таратучы хәзрәтләр, муллалар (династияләр), мәчетләр, дини корылмалар төзүгә өлеш керткән меценатлар турында язмаларны үз эченә алачак; «Торган җирем – илһам чыганагы» рубрика-конкурсы авыл халкын үз куллары белән кул эшләре, тимердән һәм агачтан булдырылган әйберләр, стрит-арт элементлары һәм локаль арт-объектлар ясарга этәрәчәк. Проект шартлары буенча Яшел Үзән районы халкы безгә үз эшләнмәләренең фотоларын, шулай ук үзләре һәм иҗатлары турында кечкенә генә хәбәр дә язып җибәрә алачак, без аларны газета битләрендә бастырачакбыз.


Сәламләү сүземне­ тәмамлап, традицион рә­веш­тә, мин барлык ига­нәчеләребезгә: предприятиеләр һәм район җитәкчелегенә, җирлек башлыкларына, мәгариф идарәсенә, эшмәкәрләребезгә һәм депутатларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Сез һәрвакыт «Яшел Үзән» редакциясенә ярдәм кулы сузасыз, Аллаһ сезгә барлык яхшы эшләрне йөзләтә кайтарсын.
Хөрмәтле укучылар, әгәр сезнең безгә әйтер сүзегез, соравыгыз, киңәшегез яки шелтәгез бар икән, без һәрвакыт элемтәгә чыгарга әзер. Шалтыратыгыз, аралашып, бер гаилә булып, дус яшик. Барчагыз­ны да Яңа 2024 ел белән котлап, гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек, дөньяларыбызга тынычлык телим.

Ихластан яратып, сезнең Илсөя Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев