Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле, сөйкемле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт, дөньяларыбызга тынычлык һәм иминлек китерсен иде! Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Чиксез сабырлыгыгыз өчен соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Игорь Бабушкин,
«Эра» Яшел Үзән предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев