Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле «Майский» теплицалар комплексы» хезмәтчәннәре һәм хөрмәтле райондашлар!

Сезне һәм якыннарыгызны туачак Яңа 2022 ел белән ихлас котлыйм!

Тормышыбызның бер өлеше булып тарихка кереп калган тагын бер ел ахырына якынлашты. Ул һәрберебез өчен истәлекле вакыйгаларга бик бай булды һәм яшәү тәҗрибәсе, зирәклек, һөнәри эшчәнлегебездә яңа казанышлар бүләк итте. Коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ел дәвамында куелган максатларыбызга ирештек, райондашларны гына түгел, республика халкын яңа өлгергән яшелчә, җиләк һәм яшел үләннәр белән тәэмин иттек.

2022 ел да җаваплы һәм яңа планнарга бай булачак. Алда безне, уңышка ирешү һәрберебезнең фидакарьлегеннән торган, шундый ук көндәлек хезмәт көтә, әмма мин, һәрвакыттагыча бергәләшеп, һәр план һәм һәр проектыбызны тормышка ашырачагыбызга ышанам. Яңа елга атлап кергәндә «Майский» оешмасы коллективына һәм ветераннарына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм.

2022 ел барлык өметләребезне акласын һәм һәр өйгә, һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, миһербанлык, уңыш, муллык һәм яхшы кәеф булып керсен. Ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле көннәр телим!

Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты»
ширкәтенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев