Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән язның гүзәл бәйрәме 8 март белән котлыйм!

Без аны һәрвакыт аерым бер кәеф белән каршы алабыз, чөнки ул язгы кояшның беренче нурлары белән җылыта.

Әйтерсең лә сез, сөекле хатын-кызлар, безнең дөньяга җылылык, рәхәтлек һәм шатлык өстисез.
Бүген хатын-кызлар эшчәнлекнең һәрбер өлкәсендә хезмәт куя. Алар предприятиеләр белән җитәкчелек итә, заводларда һәм авыл хуҗалыгында эшли, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, спортта җиңүләр яулый, ир-атлар белән беррәттән Ватаныбызны яклый. Шул ук вакытта, кайда гына эшләсәләр дә, алар үзләренең төп миссияләрен – йорт учагын сакларга һәм якыннарын кайгыртырга онытмый. Бу бәйрәм көнендә сезгә хезмәтегез, чиксез түземлегегез, кайгыртуыгыз, гаилә җылысы һәм тормышыбызны аерым бер мәгънә белән тулыландырганыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез!
Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим! Һәр көн якыннарыгызның һәм туганнарыгызның мәхәббәте, шатлыгы, җылысы белән тулып торсын!

Михаил АФАНАСЬЕВ, Яшел Үзән районы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев