Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле хатын-кызлар!

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күп меңле коллективы исеменнән ихлас күңелдән язның искиткеч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!

Кадерле ханымнар, бу көнне без сезгә ихлас соклану белән дөньябызны гүзәлрәк, яктырак һәм игелеклерәк иткәнегез, теләсә нинди эшкә һәм башлангычка гармония һәм иҗади энергия, ягымлылык һәм җылылык биргәнегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. 
Без сезне чын күңелдән яратабыз һәм сезнең өйдә тәртип һәм уңайлык тудыруда, балалар тәрбияләүдә, шул ук вакытта иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлегегездә зур уңышларга ирешә алуыгызга рәхмәтле.
Илнең әйдәп баручы суднолар төзү предприятиесе буларак «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ абруен саклап калу һәм ныгытуда сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Бүген без, завод коллективының уңышы – ул сезнең уңыш та дип, ышанып әйтә алабыз. 
Туган предприятиеләре, Яшел Үзән шәһәре, Татарстан Республикасы һәм гомумән, бөтен ил иминлегенә күпьеллык хезмәте белән мактау һәм хөрмәт казанган өлкән буын хатын-кызларына бу көнне аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. 
Кадерле хатын-кызлар! Хезмәт сөючәнлегегез, ярдәмегез, аңлавыгыз һәм зирәклегегез, тормышыбызны матуррак һәм мәрхәмәтлерәк итә алуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Тормышыгызда хәвеф-хәтәр һәм борчулар мөмкин кадәр азрак булсын. Бөтен хыяллар чынга ашсын, ә күңелегездә яз булсын! 

Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»АҖ генераль директоры

Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»АҖ профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев