Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле, иң якын кешеләрем – «Яшел Үзән» газетасын укучыларны ихластан сәламлим

Күп санлы массакүләм мәгълүмат чаралары, газета һәм журналларның күптөрлелеге хәттин ашкан заманда теге яки бу басмага өстенлек бирү авыр.

Мин «Яшел Үзән»не сайлаучы даими абонентларыбызга чын күңелдән рәхмәтлемен. Шулай ук, бу язылу кампаниясендә шактый арткан яңа укучыларыбызга бик тә шат.
 

📝Күп еллар дәвамында «Яшел Үзән» газетасына язылучылар, безнең секундлык дан эзләмәвебез, сенсацияләр артыннан кумавыбыз, ә туган җирдә яшәүче гади кешеләрнең тормышы турында сөйләвебезне белә. Укучыларыбызның сорауларына җавап бирергә тырышабыз, гаделлек урнаштыру өчен ишекләр шакыйбыз.
Хәзер, әлбәттә, Интернет заманасы, бәбиләр дә, әбиләр дә телефон-планшет аркылы гына яңалыклар белән таныша. Шулай да, тулы материалыбыз нәкъ менә басма вариантыбызда нәшер ителә. Газетаның җаны бар, килешәсезме? Социаль челтәрләргә, сайтыбызга килгәндә, ансыз шулай ук авыррак булыр иде, әмма Яшел Үзән районы тормышын Интернет киңлекләрдә дә шул ук газетага язучы журналистлар яктыртуын онытырга ярамый. Һәм, безнең татар халкы басма мәгълүмат чараларын алдырудан туктаса, ВК, Телеграм каналларын, сайтны алып баручы булмаячак.

Укучыбыз, сезгә мөрәҗәгать итеп, бер нәрсә сорыйм – безгә яхшырак, кызыклырак һәм актуальрәк булырга ярдәм итегез! Сезнең белән аралашмыйча, без алга таба бара һәм сезгә файдалы булырлык дәрәҗәдә үсә алмыйбыз. Языгыз, шалтыратыгыз – бергәләшеп «Яшел Үзән» газетасын тагын да җанландырыйк! Зарланырга да онытмагыз – ул безнең өчен бүләк кебек! Чөнки сезнең сораулардан һәм безнең җаваплардан соң нәтиҗәләр була, мәсьәләләр хәл ителә. Моңа мисалларны без газетада инде тасвирлаган идек.

 
🙏Мин рәхмәт сүзләрен кабатлаудан курыкмыйм һәм хөрмәтле газетабызга язылучылардан кала безне якын иткән дусларыбызга да рәхмәт белдерәсем килә. Редакциянең күп еллар эшләве дәверендә бу кешеләр безнең иң тугры дусларыбызга әверелде, аларның үзләренә дә илдә килеп туган икътисади хәлдә җиңел булмауга карамастан, ярдәм итәргә әзерләр. 

Ә бу – завод һәм предприятие җитәкчеләре Радик Шәүкәт улы Хәсәнов, Александр Николаевич Филиппов, Әүфәр Зөфәр улы Галиев, Иван Николаевич Соловцов, Игорь Юрьевич Бабушкин, безнең район җитәкчелеге һәм шәхсән Михаил Павлович Афанасьев, депутатлар Ренат Искәндәр улы Мис­тахов, Илнар Альберт улы Җиһаншин, Мәгариф идарәсе җитәкчелеге, Яшел Үзән мөхтәсибәте, Әлфия Бәхтиярова, Рафил Җәләлиев һәм башка читтә яшәп тә, әмма районыбыз тормышында актив катнашкан, газетабызга даими рәвештә ярдәм иткән райондашларыбызга чиксез рәхмәтләремне белдерәм! Сез татар газетасын зурлаган кебек Аллаһ Тәгалә үзегезне зурласын!

Подписчикларыбызның исләренә шуны да төшермәкче идем әле: эш мәшәкатьләре белән язылмыйча калдым дип борчылмагыз – газетабызга һәр айдан язылырга мөмкин. Киләсе яртыеллыкта да бергә калырбыз дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев