Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтл Яшел Үзән халкы!

Чын күңелемнән сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

9 Май – безнең һәркайсыбыз өчен изге һәм кадерле бәйрәм, без аны аерым хисләр белән каршы алабыз. Без Бөек Ватан сугышы фронтларында каһарманлык күрсәткән, тылда хезмәт куйган, сугыштан соңгы елларда илне торгызган һәр кешенең батырлыгын һәрвакыт хөрмәт итәчәкбез.

Җиңү көне безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында ныклы итә. Бүген дә, катлаулы хәлгә карамастан, без бергә, димәк, җиңәчәкбез!

Бәйрәм чараларын күчерү – мәҗбүри чара. Безнең йөрәкләрдә Җиңү көне һәрвакытта да 9 майда булачак. Бу изге бәйрәмне һәркайсыбыз ветераннарга рәхмәт хисләре белән үткәрәчәк, онлайн режимда Үлемсез полкка кушылачак, Ватан өчен сугышкан туганнарын искә төшерәчәк һәм, ышанам, коточкыч вирусны уртак җиңү өчен, өйдә калачак.

Кадерле ветераннар! Сезнең буынның сыгылмас ихтыяры, максатчанлыгы һәм тормыш сөючәнлеге элеккечә безнең өчен үрнәк булып тора. Без сезнең батырлыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

Михаил АФАНАСЬЕВ, Яшел Үзән районы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев