Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадеребезне белүче юк

Исәнмесез «Яшел Үзән» газетасы хезмәткәрләре. Сезгә исәнлек-саулык, барыгызга да тигез тормышта яшәвегезне теләп, Акъегет авылыннан 74 яшьлек Фирдәүсә апагыз яза.

Соң булса да уң булсын, дип язарга булдым әле, квитанцияне дә конвертка салдым. Миңа призлар чыга торган иде үзе. Газетагызга озак еллардан бирле язылам. Килгәч үк укып чыгам. Гыйбрәтле язмалардан күңелләрем тула. Безнең ише фермада 40 ел эшләүчеләрне генә искә төшерүче юк районда. Телевизордан 40 ел эшләгән кешеләрне зурлаганнарын карап утырам, медальләр бирәләр бит. Без трактор урынына башняда кышлык силосларны таптый идек. Яшьлек диген инде.

Кан алдырырга чакырып торалар иде, 16 тапкыр кан бирдем. Шуның кадәр начар да эшләмәдем, депутат та булдым, мактау такталарыннан да карточкаларым төшмәде. Шулай да, «Хезмәт ветераны» дигән исемне ала алмадык. Минем белән бергә укыган, бер колхозда эшләгән күрше Бакырчы кызларының барысы да алды. Минем кебекләр безнең авылда бар, санаулы гына калып барабыз инде. Читкә чыкмый сыер саудык, районда безнең турында уйлаучы да юк шул. Күрше районда эшләгән кешенең кадерен белүчеләр бар.

Ярар, күп яздым, сәламәт булыгыз, сезнең эшегезне кадерли белсеннәр, аяк астына салып таптамасыннар иде.

Фирдәүсә Измайлова.
Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев