Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КАБЕРДӘ биреләчәк СОРАУЛАР

Үлгән кеше кабергә күмелеп, аны озатучылар таралгач, шул мәет янына Мөнкир һәм Нәкир исемле ике фәрештә килер (бу сорау бирүче фәрештәләр).

Алар мәеткә түбәндәге сорауларны бирерләр:

  •  Раббың кем?
  •  Динең кайсы дин?
  •  Пәйгамбәрең кем?

 Иманлы кеше: «Раббым – Аллаһы, динем – Ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлам», – дип җавап бирер.
Сорау алучы фәрештәләр шулай ук: «Син Мөхәммәд галәйһиссәләм турында нәрсә беләсең һәм нәрсә уйлыйсың?» – дип әйтерләр.

Иманлы кеше болай дип әйтер: «Мин шәһадәт бирәмен ки, ул – Аллаһының колы һәм илчесе».
 Әмма имансыз яки монафикъ булучы мәет: «Мин аны белмим», – дип җавап бирер.

Соңыннан Мөнкир һәм Нәкир сорауларына дөрес җавап бирүче мөэминнең җанын Аллаһы Тәгалә Кыямәт көненә кадәр тынычландырыр.

Әгәр мәет тәкъва кешеләрдән булса, кабер аны: «Йә Аллаһының колы! Җир йөзендә яшәгәндә син минем өчен Аллаһы яраткан бәндәләренең берсе идең. Хәзер исә мин сиңа нәрсә әзерләгәнемне кара!» – дип күркәм мөгамәлә белән каршы алыр. Бу кеше өчен кабер иркен, киң һәм ямьле булачак.

Чыганак:Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев