Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Кабаеваның туганы булган Исламия Мәхмүтова Алинәнең Путин хатыны булу-булмавына ачыклык кертте

Исламия белән Хәлил Мәхмүтовлар туй балдагын ала алмыйлар.

Туй балдагы ул вакытта Казанда булмый. Ульяновскида сатыла, әмма анда хәтле барырга җайлары чыкмый. Балдак булмавы комачау ламый, Кремльдә күчмә театр (хәзерге Тинчурин театры) урнашкан бинада гөрләтеп туй итәләр. Туй балдагын исә туйлар узгач кына алу насыйп була, алар әле дә саклана.
- Театрның исемен әйтмичә дә «Исламия Мәхмүтова» диюгә, сезне шундук беләләр. Шулай танылыр өчен нәрсә кирәк?
- Яраткан эшеңне башкарырга кирәк. Кечкенәдән хыялланган хезмәтем бу. Өлкәннәр: «Артист булыр бу» - дип әйтә иде. Ул вакытта радио, телевидение, ут та юк иде. Артистларны да күреп үсмәдек. Ут, радио керсен өчен, үзебез багана утыртып йөрдек әле.
Беренче укытучым: «Кем буласың?» - дип сорады, «Артист булам», - дидем. Мине гел биетәләр, җырлаталар, 6-7 яшьләрдән үк авылның артисткасы идем.
Аллаһ Тәгалә биргән тавышым бар, төп рольләрдә уйнадым. Һәрбер спектакльдә режиссерыбыз Равил абый җырлата иде. Җырлаган артист халык күңеленә кереп кала бит ул.
- Театрда шәхес булыр өчен нәрсә кирәк?
- Көчле холык, сәләт. Режиссерың, партнерың, тамашачың да сине яратырга тиеш. Сәхнәдә чын йөрәгең белән уйнарга кирәк, шул очракта тамашачы алдында таныласың. Алар сине яратып кала.
- Сезне яратмаучы артисткалар булдымы?
- Була инде ул. Бервакыт: «Син дә уйныйсың, без дә уйныйбыз, нигә сиңа хезмәт хакын күбрәк бирәләр?» - дигәч, «Сезнең нинди рольләр дә, минем нинди рольләр», - дидем. Хезмәтемә карап хезмәт хакын да күтәрәләр.
- Режиссерның яраткан артистлары да була, яратмаганнары көнләшә.
- Бу очракта берни эшләп булмый. Сине режиссер ярата, дип сугыша алмыйсың бит. «Бу рольне бир?» - дип сорап ала алмыйсың.
- Кызларыгызга парны сез таптыгызмы?
- Юк, үзләре. Лилия театр училищесында Ренат Шәмси белән бергә укыды. Укыганда ук таныштылар. Әйттем: «Артист тормышы бик авыр, безгә килеп зарланырлык булмасагыз гына тормыш корыгыз», - дидем.
Ләйсән дә Русланга чык ты. Таҗикстаннан кайткан татарлар алар. Кияүләрем бик акыллы, тәртипле, уңган-булганнар. Ренат - агач, Руслан төзелеш буенча оста. Салмачыдагы өйне салганда да бер кеше чакырмадык. Кияүләрем эшләде. Бөтенебезгә бер йорт булсын, дидек. Әйбәт торалар. «Миңа ирегездән зарланып килмәгез. Аерылышу нәселебездә юк. Кияүгә чыгасыз икән, торасыз», - дидем. Зарланып, елап килгәннәре булмады. Каенана белән 28 ел яшәдем. Бездә Казанда торды. 89 яшькә хәтле яшәде.
- Авыр булдымы?
- Юк. Йомшак иде ул. Сабира исемле. Ялгыз өч баласын үстергән, ире сугышта югалган.
- Беренче мәхәббәтегезне күргәнегез бармы? Аны хәзер яратыр идегезме?
- X сыйныфта укыган чакта гармунчы Гарифка гашыйк булдым. Үлде инде ул.
- Ник кавышмадыгыз?
- Армиядән кайткач: «Театрда кал, гармунчы кирәк», - дидем. «Артистлар янына солдат киеме белән барып булмый», - диде. Кияүгә чыккач та килде: «Ике балаң белән алыр идем», - диде. Соңыннан өйләнде, тора алмадылар. Начар түгел иде, матур булып истә калган. Яратмыйм дип тә әйтә алмыйм, Хәлилне алыштыра алмадым. Хәер-догадан калдыр ганым юк.
- Баларыгыз йөзегезгә кызыллык китермәдеме?
- Әниләр гастрольгә китте, дип тәмәке тартып, аракы эчеп, егетләр чакырырга да мөмкиннәр иде. Аллаһның рәхмәте яусын, тәртипле булдылар.
- Киявегез Ренат Шәмсигә театрда рәхәтрәк булгандыр.
- Алай дип әйтмим. Булыштым. Көчсезрәк артист, дигәннәр иде. «Резидәкәй» спектаклен куйдым, шунда ачылып китте. Репетицияләрдә орыштым. Мин әйткәнчә эшләде.
- Алинә Кабаева - Исламия Мәхмүтованың туганы, диләр, дөресме бу?
- Дөрес. Вәзыйх абый - аның бабасы Әлкидән. Аның әнисе Әлкинеке. Элек Ташкентта яшиләр иде, гастрольләргә еш бардык. Алинәне 3, 7, 12 яшьләрендә күрдем. Хәзер күргәнем юк.
- Путинның хатыны, диләр, шундый сүзләр йөри.
- Юкны сөйләмәсеннәр инде.
Матбугат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев