Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изгелек җирдә ятмас

Узган атна ахырында туганыбызга сынау аша узарга туры килде.

Йошкар-Оладан Таҗикстанга йөк алып барганда, Яшел Үзән районында, Васильево бистәсе янындагы юл чишелешендә аның фурасы әйләнде.

Бу хакта Казан һәм Яшел Үзән мөселманнары ишетеп, һәлакәткә очраган машина шоферына ризык һәм төн кунарга урын оештырдылар. Иртән товарны җирле фурага төяп, ә авариягә юлыккан йөк машинасын ялланган эвакуаторда тукталышка илтеп урнаштырдылар. Икенче көнне барысын да маршрут буенча бару өчен башка фурага күчереп төяделәр.
Ярдәм БФ «Сабель» һәм «Сабель-ЗД» актив катнашында оештырылды.Кардәшләр игелекле эш кылып, оператив һәм дусларча ярдәм иттеләр!


Аллаһы Тәгалә аларны юмарт бүләкләсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев