Изге урынның исемен үзгәртергә хакыбыз бармы? - ди Ханнан Сәлахов
Мине бу мәкаләне язуга тарихка кагышлы гаделсезлек, "Миңа барлык эшне дә ничек телим шулай эшләргә ярый", - дигән фикерне алга сөрүчеләр гамәле мәҗбүр итте.
Авылыбыз янында ничәмә-ничә гасырдан бирле сакланып килгән тарихи урыннар бар: "Яхшылар" зираты һәм "Изге Касыйм" чишмәсе. Без бу якта яшәүчеләр, үз чиратыбызда, тарихта эзле булган урыннарыбыз белән һәрдаим горурланып яшибез. Бу урыннарны күрергә ерак-ераклардан килүчеләр дә гел өзелми. Шушы чишмәнең капкасы башында "Изге Касыйм чишмәсе Яшел Үзән якташлары тарафыннан саклана" дип язып куелган мемориаль такта эленеп тора иде. Хәзер ул юк инде, кызганычка, алып ташланды. Аны, белгәнебезчә, чишмә капкасын авыштырганда, Мәхмүт Заһидуллин алып ташлап, "Татар Исламы авылының Изге чишмәсе" дип язып элгән. Тик менә аңа тарихны үзгәртергә кем рөхсәт биргән?! Хакыбыз бармы?
Ханнан Сәлахов язмасының тулы вариантын газетабызның 7 июль саныннан укый аласыз.
Рәсемдә: Кече Шырдан чишмәсе.
Редакциядән:Чишмә бервакытта да халык арасында бәхәс тудырмаска тиеш тә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев