Июльдә уңыш җыя башлыйбыз
Июль аенда башлы суган өлгерә башлый.
- Июльдә бәрәңге белән томатны (җыя башлаганчы 20 көн алдан) фитофторадан эшкәртегез. Моның өчен бакыр булган препаратлар куллану мәслихәт.
- Бушап калган түтәлләргә укроп, редис, салат, шпинат, кориандр һәм шулай ук шалкан һәм торма утыртыгыз. Әйбәтләп су сибеп торганда, көз җиткәнче менә дигән уңыш җыеп өлгерергә була.
- Суганны җыеп алырга 20 көн калгач, су сибүдән туктагыз.
- Июльнең беренче яртысында сарымсакны җыеп алырга кирәк.
- Чәчәк кәбестәсенең (цветная капуста) бер-ике өске яфрагын сындырыгыз. Болай иткәндә сез аны кызу кояш нурларыннан сакларсыз һәм шуның нәтиҗәсендә ак, зур чәчәкчекле кәбестә җыеп алырсыз.
- Июль ахырында кузгалак, рәваҗ (ревень), күпьеллык суган чәчегез.
- Әгәр дә июль коры килсә, бәрәңгегә күп итеп су сибегез - бай уңыш җыеп алырсыз.
- Томатларның очларын өзегез, бу аларның буйга үсүен туктатып, көчен яралган помидорларга бирәчәк. Шулай ук чәчәкләрен һәм бөреләрен дә юк итегез, алар барыбер зур булып тулып өлгермәячәк. Томат һәм кыяр уңышын җыя башлауга карамастан, аларны калий һәм фосфор белән туендырырга онытмагыз.
- Кишер, чөгендер һәм петрушканы сирәкләгәннән соң көл суы белән туендырыгыз. Бу яшелчәләрнең тәмен татлыландыру өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев