Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июльдә россиялеләрне мөһим үзгәрешләр көтә

***

1. Мәҗбүри медицина ярдәме
Әгәр элек кеше ОМС полисыннан башка дәваланырга килсә, аны кире борырга мөмкиннәр иде.
Хәзер исә россиялеләр ярдәмне ОМС полисыннан башка, шәхесне раслаучы теләсә нинди документны күрсәтеп тә ала алачак.

2. Паспортны рәсмиләштерүнең яңа сроклары һәм тәртибе
Әгәр элек паспортны әзерләү вакыты 10 эш көне булса (паспорт теркәлү урыны буенча югалган яки аны алмаган очракта, 30 эш көне иде), 1 июльдән – 5 эш көне. Шулай ук, мондый гаризаны КФҮтә (МФЦ) дә бирү мөмкинлеге барлыкка килде.

3. Кече бизнес өчен яңа салым
2027 елның 31 декаб ренә кадәр Мәскәүдә, Татарстан Республикасында, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә яңа режим – салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН) эксперимент узачак.
Бу система салым хисаплылыгын тулысынча юкка чыгаруга һәм салымны, декларацияләр тапшырмыйча гына автомат рәвештә исәпләүгә китерәчәк.

4. Яшәү минимумын саклап калу
2022 елның февралендә бурычлы кешеләргә үзләренең пристав-башкаручысына, яшәү минимумына кагылышлы суммаларны тотып калмас өчен, гариза язарга мөмкинлек бирүче закон үз көченә керде.
Агымдагы елның июлен нән, бурычлы кеше, счеты ачылган банкка да шундый ук гариза яза ала.

5. Электрон гариза буенча бер тапкыр бирелә торган пенсия түләве
Бер тапкыр бирелә торган пенсия түләүләренә хокуклы гражданнар гаризаны ПФРга яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә ала.
Бер тапкыр бирелә торган пенсия түләүләрен алу хокукына инвалидлык, туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе, дәүләт тәэминаты буенча пенсия алучылар һәм тиеш ле стажы булмау сәбәпле, картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алмаган, ләкин 55 һәм 60 яшькә җиткән гражданнар ия.
6. Инвалидлык алуның яңа кагыйдәләре
Гражданнар үзләренә ни рәвешле инвалидлык алырга кирәклеген сайлый алачак. Беренче ысул – гражданин йә үзе экспертизада катнаша, йә комиссия үзе гражданның яшәү урынына килә.
Икенче (читтән торып) ысулы – документлар буенча. Экспертлар инвалид лык билгеләү өчен пациент дәваланган медицина оешмасыннан документларны соратып алачак.

7. Гидларны һәм экскурсоводларны мәҗбүри аттестацияләү
Россиядә легаль булмаган гидлар һәм экскурсоводлар бик күп. Дәүләт моны таный. Шуңа күрә бу куркыныч булырга мөмкин (әйтик, төнге метро буенча гидларны алыйк).
Гид яки экскурсоводның туристларны нинди дә булса куркынычка җәлеп итүне бетерү, шул ук вакытта «законсыз»ларны булдырмау өчен, хәзер гидлар һәм экскурсоводлар туристлык өлкәсендә җирле төбәк органында аттестация үтәргә тиеш булачак.

8. Билгеле бер чит ил кешеләре өчен яшәүгә рөхсәт алуның гадиләштерелгән тәртибе
«Россия – мөмкинлекләр иле» Гомумроссия конкурсында финалга чыккан яки җиңү яулаган чит ил кешеләре өчен яшәүгә рөхсәт алуның гадиләштерелгән тәртибе булачак.

9. Яшәү урыны буенча теркәлүнең яңа кагыйдәләре
1 июльдән яшәү урыны буенча теркәлү өчен гаризаны шәһәр яки муниципаль район чикләрендә теркәү исәбе органының теләсә кайсы бүлегендә бирергә мөмкин булачак.
Гаризаны хәтта «Дәүләт хез мәтләре» аша да җибә р ер гә була.
Теркәүгә кую вакыты –алты эш көне.

10. Банклар кредитның тулы бәясен күрсәтергә тиеш
Банклар кредитның төгәл һәм тулы бәясен, хәтта өтеренә кадәр, ә кредит шартнамәсенең беренче битендә минималь гарантияләнгән ставканы күрсәтергә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев