Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июльдә... акты ташып, акты ярсып...

Быелгы җәй язны да уздырды.

Әй, явып та карады, ә! Рәхәтләнде генә! Төбе тишелгән диярсең, билләһи. Кайбер урамнарда машиналар гына түгел, кешеләр дә билдән су ерып йөрде. Халык кына түгел, үсемлекләр дә артык дымнан хәлдән тайды. Тик табигатькә каршы торып булмый, картлар әйтмешли, бар да Ходай кулында. Хәвеф-хәтәрләрдән генә сакласын.

Шулай да зыянсыз гына узмады бу яңгырлар. Кемнеңдер бакчасын су басты, кемнеңдер, хәтта, өенә дә керде. Моңа ышанмый мөмкин түгел, чөнки Карамалы Тау метеостанциясенең мәгълүматларына караганда, 5 июль көнне тәүлегенә тиешле 19 мм урынына 48 мм явым булган. Бу нормадан 40% артык дигән сүз! Куркырлык нигез булса да, районда "Гадәттән тыш хәл" режимы кертелмәде, әмма халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары "Югары дәрәҗәдәге әзерлек" шартларында эшләде.

-Хәвеф янарлык дамбалары һәм гидротехник корылмалары булган торак пунктлар һәрдаим контрольдә тотылды. Буа районындагы Зөя аркылы түбән салынган ике күпернең су белән күмелүе сәбәпле, Мулла Иле янындагы саклагыч дамбадагы су күләмен күзәтеп тордык. Бүгенге көндә Зөя суы күтәрелми. Рус Әҗәлендә дә ташу юк. Васильево саклагыч инженер корылмасы канәгатьләндерерлек хәлдә. 11 июльгә Идел елгасында су күләме 53,5 м, узган ел бу вакытта ул 52,6 м иде, - дип кояшсыз көннәрдәге хәлләргә ачыклык кертте Яшел Үзәннең гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев