Кучкар. Авыр эш һәм иҗат белән шөгыльләнүчеләр уңышка, матди уңышка ирешәчәк. Дәрәҗәгезгә тап төшерергә, эшегезгә зыян салырга теләүче көндәшләрдән сакланыгыз. Июль ае гаиләле Кучкарлар өчен күңелле узачак, ир белән хатынның хәтта уртак шөгыльләре дә барлыкка килергә мөмкин. Йөри-йөри ашамагыз, ашказаныгызга игътибарлы булыгыз. Уңышлы көннәр: 7 июль, 9 июль, 13 июль, 22 июль, 25 июль.
Үгезбозау. Ышанычсыз хезмәттәшләрегезгә ярдәм итүдән баш тартырга өйрәнегез. Ул чакта үзегез дә эшегездә зур уңышларга ирешерсез. Акча мәсьәләсендә бар да яхшы булачак, әмма зур проектларга алынырга киңәш ителми. Мәхәббәт өлкәсендә Үгезбозаулар берникадәр кыенлыклар белән очрашырга мөмкин. Кызганычка каршы, сөйгән ярыгыз сезнең таләпләргә туры килмәячәк. Уңышлы көннәр: 2 июль, 5 июль, 11 июль, 15 июль, 24 июль, 29 июль, 31 июль.
Игезәкләр. Югары урынга менеп, яхшы хезмәт хакы турында хыялланасыз икән, бу айда хыяллар тормышка ашачак! Икеләнмичә яңа проектларга алынырга мөмкин. Йолдызлар июль аенда кыска вакытлы мәхәббәт маҗаралары белән мавыкмаска киңәш итә. Сәламәтлек турында да онытмагыз, ял итәргә вакыт табыгыз. Спорт, йөзү белән шөгыльләнегез. Уңышлы көннәр: 4 июль, 9 июль, 13 июль, 17 июль, 21 июль, 22 июль, 26 июль, 31 июль.
Кысла. Кыслалар эш белән түгел, ә шәхси тормыш белән мәшгуль булачак. Бу, һичшиксез, эшегездә һәм финанс өлкәсендә чагылачак. Ярык тагарак алдында каласыгыз килмәсә, зур-зур әйберләр сатып алмагыз. Июль аенда элек йөргән кешегез белән мөнәсәбәтләрегез яңарырга мөмкин. Өлкән туганнарыгыз ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, кире какмагыз. Тамагыгызны саклагыз, салкын эчемлекләр эчмәгез. Уңышлы көннәр: 2 июль, 6 июль, 7 июль, 10 июль, 15 июль, 19 июль, 24 июль, 29 июль.
Арыслан. Бу айда Арысланнарны зур эшләр көтә. Эш-хезмәт сөюегез бик яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Кайчандыр башлаган эшләрегезне төгәлләргә дә уңайлы вакыт. Мәхәббәт өлкәсендә сөйгәнегез белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Әмма шунысын истән чыгармагыз: барысы да сезнең кулда! Балаларга карата игътибарлырак булыгыз. Уңышлы көннәр: 4 июль, 8 июль, 17 июль, 18 июль, 21 июль, 31 июль.
Кыз. Киләчәккә планнар кора башлагыз. Чит илгә барып кайтырга финанс мөмкинлекләрегез бар. Яңа зур эшләр өчен көч һәм энергия туплагыз. Ялгыз Кызларга тормышта ышанычлы, тугры дус булырдай пар табырга киңәш ителә. Ай уртасында романтик очрашу көтелә. Кыш көне салкын тидермәс өчен организмны җәй көненнән үк ныгытыгыз. Уңышлы көннәр: 6 июль, 11 июль, 12 июль, 19 июль, 20 июль, 24 июль, 25 июль.
Үлчәү. Бу айда Үлчәүләр машина яки фатир кебек зур милек сатып алачак. Яңа проектларга тотынырга ашыкмагыз, узган яртыеллыктагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясагыз. Шәхси тормыш икенче планга күчәчәк, милек сатып алу, көнкүреш мәшәкатьләр игътибар үзәгендә булачак. Сөйгәнегез һәм өлкән туганнарыгыз киңәшенә колак салыгыз. Уңышлы көннәр: 8 июль, 9 июль, 13 июль, 21 июль, 22 июль, 26 июль.
Чаян. Яхшы керем китерәчәк мөһим килешүләргә кул куерсыз. Булган акчагызны кызганмагыз, якын кешеләрегез өчен тотыгыз. Июль ае Чаяннарга романтик мизгелләр вәгъдә итә. Кайберәүләр сөйгән ярларына серенада җырлап, мәхәббәт аңлатачак. Балаларыгызга һәм туганнарыгызга карата игътибарлы булыгыз. Ышаныгыз, кылган яхшылыкларыгыз мең тапкыр әйләнеп кайтачак. Уңышлы көннәр: 1 июль, 11 июль, 12 июль, 15 июль, 16 июль, 24 июль, 29 июль.
Укчы. Уртак бизнеска өлеш кертергә ашыкмагыз. Сез үзегез дә уңышка ирешә аласыз. Эш сәфәре күңелле нәтиҗәләр китерер. Мәхәббәт өлкәсендә чын мәгънәсендә бәхет "елмаячак". Укчылар хыялдагы кешесен очратыр! Бөтен вакытыгызны эшкә генә багышламасагыз, сәламәтлегегез нык булыр. Укчылар өчен иң яхшы дәва - ял!Уңышлы көннәр: 2 июль, 5 июль, 7 июль, 12 июль, 23 июль, 28 июль, 31 июль.
Кәҗәмөгез. Бу айда файдалы, табышлы килешү көтелә. Хезмәттәшләрегез дә, җитәкчегез дә сезне уңай яктан бәяләячәк. Финанс өлкәсе тотрыклы булачак, шуңа күрә акчагызны курыкмыйча кирәк-яракларга тота аласыз. Йолдызлар матур, әмма кыска вакытлы мөнәсәбәтләр вәгъдә итә. Гаиләле Кәҗәмөгезләргә исә очраклы мөнәсәбәтләрдән ерак торырга киңәш ителә. Тормыш иптәшегез белән араларны боза күрмәгез! Уңышлы көннәр: 1 июль, 6 июль, 7 июль, 15 июль, 19 июль, 20 июль, 25 июль.
Сукояр. Сезгә шәхси бизнес турында уйларга вакыт. Зур мөмкинлекләрегез була торып җитәкчегә эшләү, кемгәдер буйсыну кирәкме икән? Бу айда Сукоярлар мәхәббәттә "йөзәчәк". Мөнәсәбәтләрегез артык күп булу кемнеңдер эчен пошырырга мөмкин, шуңа күрә уңыш тәгәрмәченә таяк кыстырырга теләүчеләр дә табылыр. Гаиләгездә ишәю көтелә. Уңышлы көннәр: 1 июль, 12 июль, 13 июль, 15 июль, 19 июль, 21 июль, 25 июль.
Балык. Июль ае финанс өлкәсендә зурдан-зур уңышлар китерәчәк. Тәвәкәл булуыгыз яхшы керемнәр белән сөендерер. Ялгыз Балыкларның тормышы төптән үзгәрергә мөмкин. Гаилә кору өчен уңышлы ай. Гаиләгез белән диңгезгә барып ял итеп кайтыгыз. Ел буена җитәрлек ныклы иммунитет булдырыгыз! Уңышлы көннәр: 3 июль, 7 июль, 13 июль, 19 июль, 21 июль, 30 июль.
http://intertat.ru/
Нет комментариев