Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Юл-транспорт һәлакәтендә исән калган яшүсмер белән элемтәгә чыктылар

SHOT мәгълүматлары буенча, Яшел Үзәндәге юл-транспорт һәлакәтендә бер генә яшүсмер исән калган — 15 яшьлек Алан.

Егет мини-футбол белән мавыга, республика һәм шәһәр турнирларында катнаша. Һәлакәттән соң ул 30% тәне яну белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә салынган. Хәзерге вакытта исән калган яшүсмер шок халәтендә: ул фаҗиганең барлык детальләрен сөйләми, руль артында кем булуын да әйтми.

Машина салонында җиде кеше булган, барысы да 15–16 яшьлек яшүсмерләргә охшаган. Алтысы урында ук һәлак булган.

Һәлак булганнарның шәхесләрен хәзерге вакытта ачыклап булмый, экспертиза таләп ителә. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспорт чараларын эксплуатацияләүне бозу» статьясының 5нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, эш Яшел Үзән прокуратурасы күзәтүе астында.

SHOT

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев