Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Яшел Үзән спортчысы һәлак булган

Татарстанның Тәтеш районында Яшел Үзәннән 19 яшьлек җиңел атлетика спортчысы һәлак булган.

ТР Яшел Үзән районы администрациясендә хәбәр итүләренчә, 4нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Милена Малюшкина Татарстанда 400 метр дистанциядә кышкы сезон лидеры булган, 10 тапкыр мактау пьедесталына күтәрелгән. Июнь аенда 20 яшькә кадәрге кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә икенче урынны яулаган.

Бу безнең шәһәр һәм республика спорт җәмгыяте өчен зур югалту. Миленаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев