Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Югары уку йортларында бюджет урыннарына гаризалар кабул итү тәмамлана

Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамлана. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгы хәбәр итте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Абитуриентларның конкурс исемлекләре университетларның рәсми сайтларында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында 27 июльдә урнаштырылачак. Ташламалар буенча укырга керүчеләр, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук максатчан укыту программаларында катнашучылар өчен гариза тапшыру вакыты 1 августка кадәр дәвам итә.

Төп конкурс кысаларында катнашучылар 5 августка кадәр укырга керүгә ризалык бирә алачак. Кабул итү турындагы боерыклар 3 һәм 7 августта урнаштырылачак. Бу вакыт аралыгында «тынлык көннәре» гамәлдә булачак: абитуриентлар яңа гариза бирә яки элек тапшырылган документларны кире ала алмаячак.

Магистратурага бюджет урыннарына документлар кабул итү вакытын һәр югары уку йорты үзе билгели, әмма ул 20 августтан соңга калырга тиеш түгел. Түләүле уку өчен документларны 20 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Абитуриентлар документларны кабул итү комиссияләренә чират тормыйча гына тапшыра ала, кәгазь гариза кирәкми. Сервис Дәүләт хезмәтләре порталында бар һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Бары тик расланган хисап язмасы гына кирәк.

Онлайн рәвештә Россиянең 1000 югары уку йортына документлар тапшырырга мөмкин. Портал белем, ташламалар һәм казанышлар турындагы мәгълүматларны автомат рәвештә йөкли. Абитуриентка бары тик уку юнәлешен һәм белем алу формасын сайларга кирәк.

Бер абитуриент биш югары уку йортына гариза тапшыра ала, һәр уку йортында бишәр юнәлеш сайлау мөмкинлеге бар. Конкурс исемлекләрендәге урынын даими күзәтеп барырга, шулай ук кабул итү турындагы хәбәрләрне портал аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев