Югары кан басымы инсульт куркынычын 7 тапкырга арттыра
12 - 18 май – артериаль гипертония белән көрәш һәм табиб билгеләгән терапиягә тугрылык атналыгы (17 майда Бөтендөнья артериаль кан басымы белән көрәш көне уңаеннан).
Артериаль басым физик активлыкның вакытына, яшькә, җенескә, стресска һәм башка факторларга, шулай ук йөрәк эшчәнлегенә, кан тамырларының эластиклыгына, тонусына бәйле.
Беренче цифр – йөрәкнең максималь кыскаруы вакытында канның кан тамырларына нинди көч белән басым ясавын күрсәтә, икенчесе минималь – тынычлык вакытында. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кан басымы терекөмеш баганасының уртача 80/50 мм ын тәшкил итә, яшүсмерләрдә – 110/70 мм. Яшь арткан саен ул да аз гына күтәрелә бара. Зурларда кан басымы 140/90 мм дан артмаска тиеш.
Кан басымы югары булганда кешегә артериаль гипертензия диагнозы куела, ә түбән кан басымында – гипотензия. Озак вакыт дәвам иткән артериаль гипертензия гипотензиягә караганда сәламәтлек өчен шактый куркынычрак. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һәрберсе терекөмеш баганасының +10 мм күтәрелгәндә, йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычы 30% ка арта. Югары кан басымы булган кешеләрдә баш миендә кан әйләнеше бозылу (инсульт) – 7 тапкырга, йөрәк ишемиясе авыруы – 4 тапкырга, аяк тамырлары зарарлану 2 тапкырга ешрак очрый.
Озак вакытка сузылган (160/100 мм һәм аннан югарырак) артериаль гипертензия, дәвалау булмаганда кинәт үлем куркынычын 50%ка арттыра. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кан тамырлары системасының гади контроле йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авыруларын һәм аларның катлаулануларын – инфаркт, инсульт, кан тамырлары деменциясе, ретинопатия (күзнең челтәр катлавы тамырларының үзгәрүе) яки кинәт үлемне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Үзегезнең һәм якыннарыгызның кан басымын үлчәгез, бу гомерне саклап калырга мөмкин.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе буенча табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев