Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юбилейга эксклюзив

Бистәнең юбилеена Васильево тарихы турында китап чыгарылган.

Бу беренче шундый басма. Авторы – бистә газетасының баш мөхәррире Римма Бабаева.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, китапны чыгару халык проекты булып тора. Басманы булдыру өчен авторлар краудфандинг платформасында акча туплый, шуннан соң китап әзерләнә һәм юбилейга беренче берничә экземпляр чыгарыла. Алга таба йөзгә якын данә чыгару планлаштырыла.

– Бу китап туган якка булган мәхәббәт турында. Анда Васильевоның барлыкка килү тарихы тупланган. Васильево пыяла өрүчеләре монда уникаль завод ачып кына калмаган, ә медиклар искиткеч шифаханәләр булдырган. Ә нинди тәмле икмәк пешерәләр, бистәбез турында нинди җырлар иҗат итәләр! Бу китапта предприятиеләр, шифаханәләр, педагоглар, рәссамнар, шагыйрьләр, туган якны өйрәнүчеләр, журналистлар турында тарих тупланган. Мин аларның барысын да бергә җыйдым һәм хәзер аны кулда тотып, киләчәк буынга тапшырырга була, – дип сөйли автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев