Әрә-Күгеш-Айдар авыл җирлегендә бик күп еллар Илдар Лотфуллин җитәкчелек итте.
Шул дәвердә бу авылларны яңарту, күтәрү буенча бихисап эш башкарылды.
Нинди генә яхшы кеше булмасын, гомерләр уза, һәммәбезнең дә лаеклы ялга чыгар вакыты җитә. Хезмәтенә күрә - хөрмәте, дигәндәй, озак еллар намуслы тырышлыгы өчен Татарстан президенты аны медаль белән бүләкләде. Көнне төнгә ялгап, эш дип янып, гаиләсен тиешенчә күрергә дә вакыты булмаган җитәкче бүген яраткан хатыны һәм балалары янында ял итә.
Тормыш дәвам итә. Бер буынны икенчесе алыштыра. Әлеге авыл җирлегенә яңа рәис кирәк була. 2015 елның 17 сентябрендә, үзебезнең авыл халкы район җитәкчеләре белән берлектә, укытучы гаиләсендә туган, бик әйбәт тәрбия алган егетебез Альберт Гатауллинны сайлап куя. Альберт беренче көннән үк җиң сызганып эшкә кереште. Ул бит шушы авылның кара туфрагында аунап, аның бөтен тормышын кечкенәдән үк күреп үскән малай. Шуңа күрә, җирлекнең һәр проблемасы, халкының ихтыяҗы белән яхшы таныш булганга, җитәкчелек вазифасы аңа бик авыр булмас, дип уйлыйбыз. Кыенлыклар булмый калмас, билгеле. Әмма яшьлеге, көче, алга омтылуы аңа ярдәм итәр. Ул ялгыз түгел. Аңа авылыбызның муллалары, депутатлары һәм халкы булыша. Өлкән яшьтәгеләр җитәкчегә үзләренең акыллы, төпле киңәшләрен бирә. Бер ел эчендә генә дә Альберт Альфред улы җитәкчелегендә күп эшләр башкарылды. Безнең Күгеш белән Айдар авылы уртасында мәдәният йорты урнашкан. Аның тирә-юне бер дә күңелне күтәрерлек түгел иде. Иң беренче булып культура учагы тирәсе тәртипкә китерелде, кирәкмәгән, котырынып үскән агачлардан чистартылды. Аннары юлларны төзекләндерү эшенә керештеләр. Президент программасы нигезендә район бюджеты хисабына озынлыгы 770 м, киңлеге
5 м - барысы 3460 кв. метр юл салынды. Рәхмәт аларга, хәзер әйбәт юлдан йөрибез. Сулыкларны карауга, су белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә. Шулай итеп, Күгеш акушерлык пунктына су кертелде, аңлавыгызча, андый урында сусыз булмый. Айдардагы су башнясын, санэпидемстанция таләпләренә туры килерлек итеп, койма белән уратып алдылар һәм документлаштырдылар. Хәзерге вакытта Күгеш, Әрә су башняларын төзекләндерү һәм документлаштыру эшләре бара. Айдар белән Күгеш авылында пожар гидранты куелды. Айдар авылында 2016 елда җыелган үз салым акчасына 3 метр киңлектә, 376 метр озынлыкта таш юл салыначак. Район программасы нигезендә, Күгеш авылында, 9 багана башына яктырткыч фонарьлар куелды. Бу көннәрдә район Советы депутаты Булат Хәсәнов ярдәмендә авыл советы конторасын мәктәп бинасына күчерәләр. Депутатыбыз бер елда да картлар көнендә, 9 май бәйрәмнәрендә инвалидларны, ветераннарны игътибарсыз калдырмый.
Шундый кыска вакыт эчендә күпме эшләр башкарылган. Без аларга эшләрендә зур уңышлар телибез. Авылыбыз көннән-көн яңара, матурлана. Җитәкчебез, авыл халкы алдагы көннәргә зур өметләр белән яши.
Әминә Фазлуллина.
Айдар авылы
Нет комментариев