Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исән йөреп, сау кайтыгыз, егетләр!

Узган якшәмбедә Татарстан егетләренең беренче партиясе Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү урыннарына китте. Алар арасында 15 яшел үзәнле дә бар иде.

Яшел Үзән хәрби комиссариат вәкилләре армия­дә хезмәт итәргә теләүче егетләрнең саны елдан-ел артуын билгели. Бу армиянең абруе күтәрелү белән генә аңлатылмый, әлбәттә. Хәзерге яшьләр киләчәктәге карьера баскычын бик яхшы күзаллый. Армиягә барудан качып йөрүчеләр муниципаль хезмәткә алынмыйлар.
2017 елның октябрь -декабрь айларында Яшел Үзән төбәгеннән армия сафларына алынырга тиешле яшьләрнең саны - 3000, шуларның 150се генә быел хәрби көчләрнең сафын тутырачак. Призывникларның саны кимү контрактникларның саны артуы белән бәйле. Яшел үзәнлеләрнең 60ы - коры җир гаскәрләрендә, 60ы хәрби-диңгез флотында, калганнары кораллы көчләрнең башка гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.
ВДВ һәм хәрби-диңгез флотына яшьләр бик теләп бара, аңлыйлар: биредә бик нык әзерлек кирәк. Мондый гаскәрләрдә хезмәт итү өчен егетләр үзләрен яшьтән үк аңлы рәвештә әзерли башлый. Болар инде контрактник булып та хезмәт итә ала. Элиталы гаскәрләргә эләгер өчен зур конкурс узарга кирәк: теләүчеләр күп, урыннар гына аз.
Ә район уку йортларында мондый яшьләрне мәктәп партасыннан ук әзерли башлыйлар: төрле конкурс­лар, чаралар каралган. Район күләмендә «Армиягә чакырылучы-2017» патриотик акцияләре уздырыла. Колотов исемендәге стадионда үткәрелгән чираттагы әнә шундый чарада 15тән алып 18 яшькәчә 180 егет катнашты. Пневматик пистолеттан мешеньгә аттылар, граната ыргыттылар, снаряд тутырылган тартмалар ташыдылар, Калашников автоматын сүтеп-җыйдылар, кыскасы, армиядә нәрсә эшлиләр, барсын да белә, барсына да әзер алар. 19 команда арасыннан беренче төркемдә 4нче, 14нче, Васильевоның 2нче мәктәпләре егетләренә җитүчеләр булмады. Ә икенче төркемдә ЗИМИТ-КНИТУ - КАИ, Яшел Үзән механика көллияте һәм «Тимирясов исемендәге КИУ»ның Яшел Үзән филиалы егетләре. Мондый яшьләрне,әлбәттә инде, кораллы көчләрнең элиталы гаскәрләре көтеп тора.
Ә бүген 120 яшел үзәнле чын ир егетләргә хас хәрби хезмәткә кулына повестка китереп тоттырганны көтә. Күпчелеге - ашкынып, нибары бер елга сузылачак хезмәтне тизрәк уздырып җибәрү уе белән. Ә аналар - сабыр итә. Һәрберсенең йөрәге «Исән йөреп, сау кайт, балам!» - дип тибә.
Надия Галимҗанова
Денис Анисимов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев