Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ислам кануннары буенча җирләнгән кешенең кабере өстенә нинди агачлар утыртырга була

Газета укучыларыбызның Ислам баганаларына һәм мөселманнарның яшәеш кагыйдәләренә кагылышлы сорауларына җавап бирүне дәвам итәбез.

Бүген редакциябезгә телефон аша бирелгәннәрен карыйбыз. Аларга җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.

– Дүртенче ай йөклемен. Табиблар рөхсәт итсә дә, ирем белән якынлыктан баш тартсам, гөнаһ булмыймы?

– Әгәр дә болай итәргә җитди сәбәпләр булмаса – гөнаһ. Бер хәдисендә Аллаһның Илчесе (с.г.в.): «Әгәр ир кеше хатынын ятакка чакырса, ләкин ул баш тартса һәм ир ул төнне аңа ачуланып үткәрсә, фәрештәләр аны иртәнгә кадәр каргыячак», – дип әйткән. Бу әмер хатын өчен шулкадәр мөһим ки, ире аны чакырганда берәр нәрсә белән мәшгуль булса да, ул үз эшләрен калдырып, аның чакыруына җавап бирергә тиеш.

Бу хакта тагын бер хәдистә: «Ир үз хатынын никах бурычын үтәү өчен чакырганда, хәтта ул ризык әзерләү белән мәшгуль булса да, ул аның чакыруына җавап бирергә тиеш», – диелә.

 

Югарыда китерелгән хәдисләр ир белән хатынның якынлык эшендә хатынның тыңлаучанлыгының мөһимлеге турында ачык сөйли. Хатын-кызның гадәти вакытта җитди сәбәпләрсез баш тартуы авыр гөнаһ булачак, бигрәк тә бу иренең зина кылуына китерсә. Ләкин монда ике мөһим нәрсәне карарга кирәк:

Беренчедән, ирнең хатыныннан якынлык таләп итү хокукы, аның моңа көч кулланып мәҗбүр итәргә хокукы бар дигәнне аңлатмый. Икенчедән, хатынның иренең әлеге теләген үтәү бурычы, аның нинди дә булса җитди яки шәригать буенча баш тартыр­га сәбәпләре булмаган, гадәти очракларга карата кулланыла. Хатын, үз хокукларыннан баш тартуга китерерлек итеп, иренә буйсынмаска тиеш. Югарыда әйтелгән барлык хәдисләр якынлыкны ирләргә каршы корал итеп кулланучы хатын-кызларга кисәтү булып хезмәт итә.

– Ислам кануннары буенча җирләнгән кешенең кабере өстенә нинди агачлар утыртырга була? Әллә бөтенләй дә кирәк түгелме?

– Мин Ислам галимнәренең бик күп фәнни хезмәтләрен өйрәндем. Алар арасында каршылыклар бар – кайберәүләр утыртырга мөмкин, икенчеләре – ярамый диләр. Шуңа күрә безгә, исәннәргә, шәригать кушканча, үлгәннәргә файда китерәчәк, мәсәлән, сәдака һәм дога кебек эшләрне башкарырга киңәш ителә.

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев