Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Искитмәле хәлләр була Яңа ел алдыннан» (редакциягә килгән хат)

Дуслар, райондашларыбызның Яңа ел бәйрәме белән бәйле истәлекләре белән уртаклашуны дәвам итәбез һәм сездән тагын шалтыратулар, хатлар көтәбез.

Узган ел 31 декабрь көнне иртән йокысыннан торгач, 9 яшьлек кызым әйтә: «Кыш Бабайга ышанмыйм, конечно, әмма барыбер хат язам әле. «Голубые кристаллы» наборын хочу!» – ди. Минем йөрәк «ух» итеп куйды. Ул нәкъ менә зәңгәр төсле кристаллар үстерү наборы турында күптән хыяллана инде. Балалар уенчыклары кибетләреннән эзләп карадым, берсендә дә тапмадым. Инде 31е җитте, өй җыярга, салатлар ясарга кирәк, аны эзләргә вакыт та юк... Кызым карандаш белән кәгазьгә яза, әйтерсең йөрәгемә... Иртән ул чыршы төбеннән бүләк алачак, әмма үзе теләгәнне түгел. Кыш Бабайга хатны алданрак язарга кирәк, һичьюгы ике атна алдан, диеп аңлатырмын инде дим, чөнки тылсымның мөмкинлекләре чиксез түгел. «Ирония судьбы»ны кабызып, өй мәшәкатьләренә тотындым. Маем беткән икән, кибеткә чыгарга туры килде. Менә шунда газеталар һәм башка төрле вак-төяк сатыла торган киоск яныннан узып барганда витринасына күзем төште. Һәм, ышанасызмы, анда кызым Кыш Бабайдан хатында сорап язган кристаллар тора иде! Зәңгәрсу төстәгеләре! Әлбәттә, алдым! Мин инде зур, әкиятләргә ышанырга тиеш тә түгел. Тик... Мин ул көнне Кыш Бабайга шул могҗизасы өчен рәхмәт укыдым. Менә шундый искитмәле хәлләр була Яңа ел алдыннан. Кызымның ул бүләкне бик тә теләвен, Кыш Бабайдан соравын Аллаһ Тәгалә ишетеп, минем майга юлымны шул кристаллы киоск янынна салгандыр, мөгаен...
 

Әлфинур.
(Фамилиясен әйтергә теләмәде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев