«Ишегалды стандарты – 2019»: кайсы йортлар кергән?
«Ишегалды стандарты» программасы Яшел Үзәндә 2016 елдан бирле гамәлдә.
Аның ярдәмендә йорт янында юллар төзекләндерелә, машина кую урыннары булдырыла, мәйданчыклар, ял итү урыннары барлыкка килә.
2019 елда әлеге программа нигезендә 65 млн сумга 8 ишегалды ясалачак. Болар: Төзүчеләр ур, 3нче йорт; Украинская ур, 31нче йорт; Энгельс ур, 23нче йорт; Заикин ур, 9нчы, 13нче йорт; Комсомольская ур, 8нче йорт; Хаҗиев ур, 6нчы йорт; Жуков ур, 1нче, 5нче йорт территорияләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев