Хәзер без ирекле заманда яшибез, ни теләсәк шуны эшли алабыз дип уйлыйбыз. Интернет монда үз ролен уйный.
Социаль челтәрләрне үз файдаларына кулланучылар бар. Алар яшертен эш итеп, экстремистик эшчәнлек алып бару һәм аңа яшьләрне җәлеп итү максатыннан төрле кызыктыргыч исемнәр астында материаллар куялар. Боларга юлыккан тотрыксыз психикалы кешеләр чит йогынтыга бирелеп китүләрен үзләре дә сизми калырга мөмкин. Әмма, бәхеткә, хәзер интернет челтәрен дә тикшереп һәм ачыкланган эшләр буенча чаралар күреп торалар. Менә шундый соңгы фактларның берсе - социаль челтәрдәге аудиофайл була.
Яшел Үзәннең УФСБ бүлеге «ВКонтакте» социаль челтәрендә радикаль карашлы затларны һәм экстремистик төркемнәрне ачыклау буенча оператив-эзләнү чаралары алып барганда шәхси биттә экстремистик материал тапкан. Бу «Дюшес - Я рисую белым мелом 1488» дип аталган аудиофайл 2012 елда ук Вологодск шәһәр суды карары белән экстремистик дип танылган һәм өстәвенә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән булган.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, прокуратурада бу факт буенча экстремистик эчтәлектәге материалларны күпләп тараткан өчен РФ КоАПның 20.29нчы маддәсе буенча административ эш кузгатканнар һәм аны карар чыгару өчен судка җибәргәннәр.
Әлфия Зыякаева.
Нет комментариев