Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исегезгә төшерәбез, юл ябыла

24 июльдә 8:00дән 28 июль 18:00 сәгатькә кадәр Новостроительная урамындагы басымлы канализация коллекторын капиталь ремонтлау сәбәпле, Новостроительная урамындагы юл ябылачак.

1нче маршрут автобуслары бер берсеннән бераз аерылып торган ике маршрут буенча йөриячәк:

1. Колхоз базары – Горький исемендәге заводның элеккеге АГЗС янындагы борылыш мәйданчыгы - Колхоз базары.

2. “Новая”тукталышы – “Тегү фабрикасы” – “Новая” тукталышы.

1нче маршрут буенча хәрәкәт итүне дәвам итәргә теләгән пассажирларга җәяүләп «Тегү фабрикасы» тукталышы һәм элеккеге АГЗС янындагы борылыш мәйданчыгы арасындагы юл участогын автобуска утыру өчен үтәргә кирәк.

Автобуслар хәрәкәте расписаниесе белән Мирный автовокзалында яки 6-01-50 телефон номеры буенча таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев