Исак бистәсендә «ЭтноМастерская» экскурсия программасы тормышка ашырылды
Районыбызның Исак җирлегендә урнашкан «Татар авылы» этномузеенда алты ай дәвамында РФ Президент грантлары фонды ярдәме белән «ЭтноОстаханә» экскурсия программасы тормышка ашырылды.
Музейда 7-14 яшьлек мәктәп укучылары белән танып-белү экскурсияләре үткәрелде, тире сәнгате, балта осталыгы һәм агач кисү буенча мастер-класслар оештырылды. Бу вакыт эчендә биредә 350дән артык бала булды, 46 мастер-класс үткәрелде, иҗат эшләре өчен 3 бүлмә ремонтланды. Хәзерге вакытта музейда һөнәрчелек остаханәләре уза. Алар ел буе һәм даими нигездә үткәреләчәк. Моннан тыш, җиһазларны башка урынга илтү мөмкинлеге нәтиҗәсендә, балалар белән күчмә һөнәрчелек дәресләре дә оештырылды.
Сез дә «Татар авылы»на рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев