Исәк авылы янында юл-транспорт һәлакәте
М7 Идел трассасының 757 чакрымында Исәк авылы янында ике автомобиль – Скания белән Лада Гранта бәрелешкән.
ДТП нәтиҗәсендә җиңел машинаның кузовына зур зыян килгән һәм йөртүчесе эчтә кысылып калган.
Фаҗига урынына килгән янгын сүндерүчеләр Лада Грантның ишекләрен ачып, 21 яшьлек ирне чыгарганнар. Зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырып, хастаханәгә озатканнар. Үлүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев