Иртән Зөя утравында сәүдә павильоннарында янгын чыга
Зөя утрау-шәһәрчегендә бүген 4:35 сәгатьтә 101 номерына янгын чыккан дигән хәбәр килеп ирешә.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
"Свияжск" янгын сүндерү төркеме хезмәткәрләре утның агач сәүдә павильоннарын колачлавын ачыклаган. 04:50 сәгатьтә янгын сүндерелә һәм башка корылмаларга ут күчми.
Янгын мәйданы 18 кв. метр тәшкил итте. Сәбәбе - электр җиһазын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев