Иртәгә Татарстанда һава торышы бозылу көтелә
Яшенле яңгыр булырга мөмкин, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 8 сентябрьдә, һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.
Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Көндез - көчле яңгыр, урыны белән боз явачак дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев