Иртәгә барыбыз да йөгерергә!
Шимбә, 16 сентябрьдә Бөтенроссия йөгерү көнендә "Маяк" спорт комплексында "Милләтләр кроссы-2017" һәм якташыбыз Михаил Шорин истәлегенә марафон узачак. Беренче стартта йөгерергә 10 сәгатьтә җитәкчеләр белән марафончылар чыгачак. Әгәр дә беренчеләр 42 чакрымлы дистанциягә китсә, теләүчеләр "Милләтләр кроссы" кысаларында символик рәвештәге 2017 метрга йөгерәчәк. Ә инде 10 минуттан соң стартка балалар,...
Шимбә, 16 сентябрьдә Бөтенроссия йөгерү көнендә "Маяк" спорт комплексында "Милләтләр кроссы-2017" һәм якташыбыз Михаил Шорин истәлегенә марафон узачак.
Беренче стартта йөгерергә 10 сәгатьтә җитәкчеләр белән марафончылар чыгачак. Әгәр дә беренчеләр 42 чакрымлы дистанциягә китсә, теләүчеләр "Милләтләр кроссы" кысаларында символик рәвештәге 2017 метрга йөгерәчәк.
Ә инде 10 минуттан соң стартка балалар, укучылар, ир-атлар, хатын-кызлар, студентлар, предприятие, оешма хезмәткәрләре чыга. Һәммәсе үз яшь категориясендә 300,500 метрга, 1-2 чакрымга йөгерәчәк.
Быел Михаил Шорин истәлегенә бишенче тапкыр уздырылучы марафонда исә 5,10,20 чакрымны узачаклар. Юбилей марафонында катнашучылар арасында лотерея уйнатыла. Җиңүче 10 мең сумлык велосипедта кайтып китәчәк.
Димәк, иртәгә барыбыз да сәламәт яшәү рәвешен сайлап, йөгерергә чыгабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев