Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иркә: «Артур яралы, җиңел булмаган операциягә әзерләнәбез»

Без хәзерге вакытта Санкт - Петербургта, Артурны госпитальгә кайтардылар.

- Хәлне белүче бар кешегә дә рәхмәтемне белдерәм. Без хәзерге вакытта Санкт - Петербургта, Артурны госпитальгә кайтардылар. Кичә очтык, бүген инде көнебезне аның янында уздырдык. Яралану бар, җиңел үк әйбер түгел, иң мөһиме исән-сау. Сөйләшә, ашады, эчте, бераз шаярып та алды, көчле рухлы кеше икәнен сез инде беләсез. Хәзер инде җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез. Хәбәргә чыгарбыз. Иң мөһиме ул исән-сау. Безнең белән булганыгыз өчен, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Барысы да яхшы булачак, Аллаһ Тагәлә тапшырдык, барысы да аның кулында, - дип сөйли җырчы.

 

Җырчының инстаграм битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев