Җир элек-электән бәяләп бетермәслек иң зур байлыкларның берсе булып саналган. Яшәү чыганагы булган, безне туендырып торучы җирнең кадерен беләбезме, аннан һәрвакытта да тиешенчә файдаланабызмы?
Ни кызганыч, сорауга җавап итеп, юк дип әйтергә була икән. Чөнки Яшел Үзән муниципаль районында барлыгы 22 000 га җир пае исәпләнә, шуларның 4 063 га җир файдаланмый торган булып санала. Бу җирләрне авыл хуҗалыгы өчен кайтаруның бердәнбер юлы - аны суд тәртибендә муниципаль итеп тану. Судка тиешле дәгъва белдерү хокукына бүген җирлекләрнең башкарма комитеты (хакимият) ия. Безнең районда бу юнәлештә «боз кузгалган», тик әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел.
Авыл җирлеге башлыклары биргән мәгълүматлар буенча, суд тәртибендә барлыгы 42 кулланылмаган җир өлешен муниципаль милек итеп санау өчен дәгъва каралган. Нәтиҗәдә, суд тәртибендә 275,4 га җир (бу файдаланмый торган җирләрнең 6,8%ы дигән сүз) муниципаль милек булып танылган. Бу хакта җитәкчеләр киңәшмәсендә «Яшел Үзән муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» җитәкчесе Николай Гусев җиткерде.
- Өстәмә рәвештә 29 дәгъва (124,4 га) судка тапшырылды. Бу Олы Якедән - 23, Карамалы Таудан - 6 иск дигән сүз. Районның дүрт авыл җирлегендә (Акъегет, Бишнә, Мулла Иле, Өтәшкә) җир өлеше милекчеләре катнашында гомуми җыелыш уздырылган. Судка иск гаризасы бирү өчен әзерлек эшләре бара, - дип сөйли җитәкче.
Авыл җирлекләре, файдаланылмаган җирләрне муниципаль милек итеп тану өчен, судка иск гаризасы белән исемлек биргән булган. Әмма суд исемлекне кабул итми, ә искны һәр җир өлешенә аерым бирүне сорый. Билгеле булганча, моның өчен вакыт та, өстәмә хезмәт тә таләп ителә. Авыл башлыклары җиңел булмаган бу эш артыннан йөргәндә тагын бер каршылыкка очраган. Авыл халкына пай җирләре 1992 елда тапшырыла башлаган иде. 20 елдан артык вакыт узган, инде пайчыларның күбесе, җирләрен мирас итеп калдырмыйча, үлеп тә киткән.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 85нче санында.
Нет комментариев