Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ирен кыйнап үтергән хатынга суд карар чыгарды

Исерек кеше үз-үзен контрольдә тота алмый. Менә шулай Васильевода яшәүче 49 яшьлек хатын Яңа ел алдыннан сөяркәсенә 60 тапкыр суккан. Ир шул урында ук үлгән. Яшел Үзән суды 21 мартта шушы хатынга суд карары чыгарды.

Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, 25 декабрьдә полиция хезмәткәрләре тревога сигналы буенча Стаханов урамына бара. Анда алар 44 яшьлек ир мәетенә тап була. Сөяркәсе сүзләренә караганда, ул бу юлы көнләшеп артыгын кылып ташлаган. Ирне башта халат путасы белән буган, урындык белән кыйнаган. Исерек ир каршылык күрсәтә алмаган. Ирнең сынган урыннары күп булган.

Полицейскийлар күршеләрдән ирнең сигез ел буе шушы бервакытта да айнымас хатында яшәгәнлеген ачыклаган.

Суд хатынны 6 ел ярымга каты режимдагы колониягә хөкем иткән

Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев